Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Лениногорск районының Федотовка авылында гыйбадәтханә төзү эшләрен башлап җибәрүчеләргә рәхмәт белдерде

2009 елның 7 августы, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов архангел Михаил православие гыйбадәтханәсен (Федотовка авылы, Лениногорск муниципаль районы) ачу тантанасында катнашты.
Авылга сәфәр Татарстан Республикасы хакимият башлыгының Лениногорск районына визиты кысаларында оештырылды.
Рөстәм Миңнеханов мәхәллә кешеләрен бу бәйрәм белән котлады. Ул чиркәүнең авыл бизәгенә әйләнүен әйтте.
Татарстан Премьер-министры төзелешне башлап җибәреп, авыл кешеләренә чиркәүгә йөрү бәхете бирүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерде.
Шуны искәртик: гыйбадәтханә төзелешен бу як кешесе Вадим Антипов – Россия Федерациясе Генераль прокуратурасының Идел буе федераль округындагы идарәсе җитәкчесе башлап җибәрә. Ул спонсорлар эзләп таба. Гыйбадәтханә 2007 елда төзелә башлый, төзелеш эшләрен “Контакт-С” ҖЧҖ алып бара. Гыйбадәтханә элек чиркәү булган урында төзелә (ул 30 нчы еллар башында ябылып, узган гасырның 60 нчы елларында тулысынча җимерелеп беткән була).
Гыйбадәтханәне изгеләндерү, литургия үткәрүдә Казан һәм Татарстан архиепископы Анастасий катнашты.
Татарстан Премьер-министры төзүчеләргә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының рәхмәт хатларын тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International