Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов дәүләт хакимияте башкарма органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышын үткәрде
2009 елның 12 августы, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында беренче яртыеллык күрсәткечләре буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә бәя бирделәр. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Әлеге чараны ачканда, Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы республикада дәүләт хакимияте башкарма органнары эшчәнлеген бәяләү индикаторлары эшләнүен, бу индикаторларның үтәлешенә даими рәвештә мониторинг ясалуын искәртте.
Рөстәм Миңнеханов шуны билгеләп үтте: кайбер министрлык җитәкчеләре Сингапурда дәүләт идарәсе өлкәсендә квалификацияне арттыру буенча өйрәнү семинарында булып кайтканнан соң (27 нче июнь – 11 нче июль), республикада дәүләт хакимияте башкарма органнары эшчәнлеген камилләштерергә кирәк дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
Төп доклад белән Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин чыгыш ясады.
Утырыштан соң журналистларның сорауларына җавап биреп, Марат Сафиуллин дәүләт хакимияте башкарма органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү актуаль мәсьәләләрнең берсе булып торуын әйтте. Ул 8 нче июльдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең, республиканың бюджет һәм финанс сәясәте турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясендә чыгыш ясаганда, бу мәсьәләгә тагын бер кат игътибар юнәлтүен искәртте.
“Бүген утырыш барышында без беренче яртыеллыкта министрлыкларда нинди үзгәрешләр булуына бәя бирдек, гражданнар мөрәҗәгатьләре структурасы һәм алар бик еш хакимиятнең игътибарын юнәлтергә тырышкан мәсьәләләр турында фикер алыштык”, - диде Марат Сафиуллин.
Татарстан Республикасының икътисад министры әйтүенчә, идарә карарларын кабул итү процедурасын тизләтергә кирәк. Ул шулай ук дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен резерв барлыгын билгеләп үтте.
“Идарәнең нәтиҗәлелегенә бәя бирү һәрвакыт авыр була”, - диде Марат Сафиуллин. Ул дәүләт хакимияте башкарма органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү концепциясенең, бүген әйтелгән кисәтүләрне исәпкә алып, ай дәвамында эшләнеп бетәчәген хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүген Казанда Пушкин исемендәге концерт залында МХО буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы буенча элеккеге федераль инспектор, легендар генерал Ренат Тимерҗанов белән хушлашу тантанасы узды.
Гражданнар панихидасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Эчке эшләр министрлыгының РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлекне җайга салуны җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов, Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең элеккеге башлыгы (1998-2004 елларда) Александр Гусев, Ренат Тимерҗановның туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре катнашты.