Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәген йөреп чыкканда Горький, Боратынский, Ульянов-Ленин мемориаль музейларында, Толстой усадьбасында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, республика мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин озата йөрде.
Сәфәрнең беренче пункты – республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты – Юшкова усадьбасы, 1841-1845 елларда анда Лев Толстой яшәгән. Хәзерге заманда усадьбаның төп бинасы торгызылган диярлек.
Татарстан Президенты торгызылган бинаның әһәмиятен билгеләп үтте һәм усадьба комплексын киләчәктә файдалану концепциясен җентекләп әзерләргә кушты.
Аннары алар Карл Маркс урамының 18 нче йортында булдылар, заманында монда Казанның иң бай дворяннарыннан берсе Банарцев яшәгән. Тарихи бинаны ASG компаниясе торгызган, бүген компания Директорлар советы рәисе Алексей Семин бүлмәләрнең һәм залларның элеккеге хәлендә торгызылган интерьерларын күрсәтеп йөрде.
Максим Горький әдәби-мемориаль музеенда Татарстан Президенты төгәлләнеп килүче капремонт һәм реконструкция нәтиҗәләре белән танышты.
Боратынский усадьбасының 1836 елда архитектор Петонди проекты буенча төзелгән төп бинасында төзелеш-торгызу эшләре тәмамланып килә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов торгызу эшләрен тәмамларга һәм бүген карап чыккан музейларда 2015 елның 1 сентябренә экспозицияләр оештырырга кушты.
Р.Миңнеханов Владимир Ильич Ульянов-Ленинның мемориаль музей – йортында булды, юлбашчы монда 1888-1889 елларда яшәгән. Бинада ремонт ясалган инде.
Соңгы пункт Тукай һәм Әхтәмов урамнары чатындагы Сара Садыйкова скверы булды. Монда Татарстан Республикасы Президентына скверны төзекләндерү проектын тәкъдим иттеләр, анда Сара Садыйковага һәйкәл куелачак.