Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, капремонт эшләрен сыйфатлы башкару киләсе елда Торак-коммуналь хуҗалыкны төзекләндерүгә ярдәм итү фондыннан акча алу өчен гариза язу мөмкинлеге бирәчәк
2009 елның 14 августы, җомга
Татарстан Республикасында күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау кысаларында экономияләүдән калган акча шул ук йортларда өстәмә эшләр үткәрүгә тотылачак яки резерв счетларында тупланачак. Бүген республикада капремонт үткәрү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә барышында бу турыда Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин хәбәр итте.
Киңәшмә, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының утырышлар залында, Татарстанның барлык муниципаль районнарын тоташтырып, видеоконференцэлемтә режимында узды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Хөкүмәт башлыгы ремонт үткәрү сроклары һәм тиздән җылыту сезоны башланып китүе өчен борчылуын белдерде. Аның сүзләренә караганда, сезонга бәйле эшләрне – түбә ябу, җылыту системаларын ремонтлау һәм аларны пресслау, фасад эшләрен тизләтергә кирәк.
“Капиталь ремонт эшләрен сыйфатлы башкару безгә киләсе елда Торак-коммуналь хуҗалыкны төзекләндерүгә ярдәм итү фондыннан акча алу өчен гариза язу мөмкинлеге бирәчәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Капремонт эшләренең барышы турында видеоконференцэлемтә кысаларында Татарстан Республикасының Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Хөснуллин сөйләде. Ул эш визиты белән Түбән Камада иде.
Әйтик, 10 нчы августка 846 йортта (планның 36 проценты) капремонт программасы буенча билгеләнгән эшләр төгәлләнгән. Шул ук вакытта Дәүләт торак инспекциясе 293 йортны гына (программада каралган йортларның 12 проценты) кабул иткән. Муниципаль берәмлекләрдән алынган мәгълүматларга караганда, 7 млрд. 793 млн. сумлык эш башкарылган (программаның 80 проценты), Дәүләт торак инспекциясенә 4 млрд. 529 млн. сумлык эш башкару турында гына актлар тапшырылган. Башкарылган эш актларына казначылык аша 4 млрд. 33 млн. сум күләмендә түләнгән (программаның 41 проценты).
Марат Хөснуллин Әгерҗе, Актаныш, Лаеш, Тәтеш, Алабуга һәм кайбер башка районнарда, шулай ук Казанда капремонт күрсәткечләренең республикадагы уртача күрсәткечләр белән чагыштырганда түбәнрәк булуын әйтте.
Җылыту системаларын ремонтлау эшләре планга кертелгән йортларның яртысында гына төгәлләнгән, 154 йортта графиктан калышу күзәтелә.
1204 йортта (планга кертелгән йортларның 70 проценты) түбә ябу эшләре төгәлләнгән, 407 йортта график нигезендә эшләр бара. 16 муниципаль берәмлектәге 110 йортта графиктан калышу күзәтелә.
765 йортта (планның 54 проценты) фасадларны ремонтлау һәм җылыту эшләре төгәлләнгән, 481 йортта график нигезендә эш алып барыла. 21 муниципаль берәмлектәге 180 йортта графиктан калышу күзәтелә.
Марат Хөснуллин администрация башлыкларына капиталь ремонт эшләрен тизләтергә кушты. Ул шуны искәртте: Торак-коммуналь хуҗалыкны төзекләндерүгә ярдәм итү фондының яңа кагыйдәләре гамәлгә керүгә бәйле рәвештә, капремонтка бирелгән акча 29 нчы сентябрьгә кадәр тиешле максатларда тотылып бетмәсә, калган өлешен “Ак Барс” банк счетларыннан “Сбербанк”, ВТБ һәм Россия авыл хуҗалыгы банкы счетларына күчерергә кирәк булачак.
Моннан тыш, Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры бүгенге көндә республиканың 2010 елга акча бүлеп бирү мәсьәләсе буенча Торак-коммуналь хуҗалыкны төзекләндерүгә ярдәм итү фонды белән актив эш алып баруын әйтте.
“Фаразлауларыбызга караганда, киләсе елда Фонд тарафыннан 1-2 млрд. сум күләмендә акча бирелергә тиеш. Татарстан һәм муниципаль берәмлекләр бюджеты хисабына финанслану өлешен 2008 ел дәрәҗәсендә калдырып, 5 % күләмендә йорт хуҗалары акчасын җәлеп иткәндә, программаның гомуми күләме якынча 4 миллиардка җитәргә мөмкин”, - диде Марат Хөснуллин.
Видеоконференцэлемтә кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җирле администрация вәкилләренә Азнакай, Алабуга, Түбән Камада капремонтның барышы турында сораулар бирде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз