Бүген Татарстан Республикасында дәүләт гражданнар хезмәтен һәм муниципаль хезмәтне үстерү комиссиясе әгъзалары Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасында 2010-2013 елларга дәүләт гражданнар хезмәтен һәм муниципаль хезмәтне үстерү республика максатчан программасының проекты турында фикер алыштылар.
Программаның заказчысы – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, координаторы – Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәткәрләре эшләре департаменты.
Документны Татарстан Республикасының юстиция министры Мидхәт Корманов тәкъдим итте (Татарстан Республикасының Юстиция министрлыгы максатчан программаны эшләүче булып тора).
Аерым алганда, ул төп максат Татарстан Республикасының дәүләт хезмәте һәм муниципаль хезмәт белән идарә итү системасын камилләштерү икәнлеген әйтте.
Программаны тормышка ашыру Татарстанда гражданнар хезмәте һәм муниципаль хезмәтнең югары квалификацияле кадрлар составын формалаштырырга ярдәм итәр, дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеген, гражданнар җәмгыяте һәм инновацион икътисадның үсешен тәэмин итәр дип көтелә.
Программаны ике этапта тормышка ашырырга җыеналар (кабул ителгәннән соң): 2010-2011 еллар (беренче этап) һәм 2012-2013 еллар (икенче этап).
Мидхәт Корманов бүгенге көндә дәүләт һәм муниципалитет хезмәткәрләре өлкәсендә булган һәм яңа программа нигезендә чишелүне күздә тота торган кайбер проблемаларны атап үтте. Бу, беренче чиратта, буш урыннар булып та, югары квалификацияле кадрлар җитмәү; ресурслар белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителмәү; дәүләт хезмәткәрләренең кадрлар резервы булмау һәм аларның эшчәнлеген регламентлаштыруның тиешле дәрәҗәдә булмавы.
Татарстан Республикасы Президент Аппараты җитәкчесе Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына Татарстан Республикасында 2010-2013 елларга дәүләт гражданнар хезмәтен һәм муниципаль хезмәтне үстерү республика максатчан программасының проектын эшләүләре өчен рәхмәт белдерде. Шул ук вакытта ул программаның федераль программа күчермәсе генә булып калмыйча, үз эченә безнең эшләнмәләребезне дә алырга тиешлеген билгеләп үтте. Юрий Камалтынов фикеренчә, республикада программаны тормышка ашыруның нәтиҗәлелеген бәяләү өчен, берьюлы индикаторларны да билгеләп куярга кирәк.
Татарстан Республикасының хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин бүгенге көндә республикада булачак дәүләт һәм муниципалитет хезмәткәрләрен өч югары уку йорты – Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте академиясе, Түбән Кама һәм Әлмәттәге югары уку йортлары әзерләвен искәртте.
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасында дәүләт гражданнар хезмәтен һәм муниципаль хезмәтне үстерү республика максатчан программасының проекты турында тирәнрәк фикер алышу өчен, берничә “түгәрәк өстәл” үткәрергә тәкъдим итте. Ул проектны эшләүгә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте академиясе белгечләрен дә җәлеп итәргә кирәк дип саный.
Программа проектына үзгәреш һәм төзәтмәләр керткәннән соң, Татарстан Республикасында дәүләт гражданнар хезмәтен һәм муниципаль хезмәтне үстерү комиссиясе әгъзалары Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә документ турында тагын бер кат фикер алышачаклар. Шуннан соң программа проекты раслау өчен Татарстан Президентына җибәреләчәк (октябрьдә булыр дип көтелә).