Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Казан” аэропортында Россиянең эчке эшләр министры Рәшит Нургалиевне каршы алды

2009 елның 20 августы, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан башкаласына ике көнлек эш визиты белән Россия Федерациясенең эчке эшләр министры, армия генералы Рәшит Нургалиев һәм Таҗикстанның эчке эшләр министры, милиция генерал-лейтенанты Абдурахим Кахаров килде.
“Казан” халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасының баш федераль инспекторы Марсель Галимәрдәнов каршы алды.
Казанга килүләренең сәбәбе – Россия һәм Таҗикстан Республикасы Эчке эшләр министрлыкларының берләштерелгән коллегиясендә катнашу. Ул иртәгә, 21 нче августта ачылачак (Казан Ратушасы).
Моннан тыш, Россиянең эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашырга, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының административ бинасын, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының мемориаль комплексын карап чыгарга, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы кризиска каршы тору үзәге белән танышырга планлаштыра.
Кунаклар спорт объектларының берсен – Чирәмдәге хоккей үзәген карар, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең Видеофиксация үзәгендә булыр дип көтелә.

Визит турында тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы сайтында - http://mvd.tatar.ru/rus/index.htm/news/37068.htm
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International