Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм “Евроцемент групп” ЯАҖ арасында хезмәттәшлек итү турындагы Килешүгә кул куелды

2009 елның 27 августы, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм “Евроцемент групп” ЯАҖ арасында хезмәттәшлек итү турындагы Килешүгә кул куелды.
Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм “Евроцемент групп” ЯАҖ президенты Михаил Скороход кул куйды.
Килешүгә кул куйганнан соң ук, Михаил Скороход журналистларга үзенең компаниясе алдында Татарстан Республикасының төзелеш объектларын үз вакытында һәм тотрыклы рәвештә кирәкле продукция белән тәэмин итү, аның сыйфатлылыгын булдыру, конкурентлыкка сәләтле бәяләр кую бурычы торуын әйтте.
Скороход әфәнде сүзләренә караганда, цемент һәм мәгъдән тәшкил итмәгән материаллар 2013 ел Универсиадасының төзелеп ята торган спорт объектларына да, торак төзелеше һәм сәнәгый төзелеш өчен дә китереләчәк.
“Хәзер без республиканы цемент белән кирәкле срокларда тәэмин итү логистикасын җентекләп өйрәнәбез”, - диде Михаил Скороход.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, Скороход әфәнде бүгенге көндә Татарстан Республикасының төзелеш базарында “Евроцемент групп” компаниясенең өлеше 45-50 % тәшкил итүен әйтте.
2010 елга компания республиканы якынча 1 млн. тонна цемент белән тәэмин итәргә җыена.
Татарстанга цемент китерү белән “Татевроцемент” компаниясе (2009 ел башында оешкан) шөгыльләнәчәк. Ул “Евроцемент групп” ЯАҖ нең эксклюзив дилеры булып тора.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының урынбасары Андрей Ясько 2008 елда Татарстанны цемент белән тәэмин итү күләме 1,65 млн тоннага җитүен әйтте. 2009 елда, республиканың төзелеш комплексы ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен, 2 млн тонна чамасы цемент кертү планлаштырыла.
Продукциянең бәясе турындагы сорауларга җавап биреп, Михаил Скороход бүген бәяләрнең икеләтә кимүен һәм “төпкә җитүен” билгеләп үтте. Белгечләр бәяләвенчә, 2009-2010 еллар дәвамында мондый хәл сакланачак, әллә ни үзгәреш булмаячак.

Белешмә өчен:

“Евроцемент групп” ЯАҖ тулы циклдагы 16 цемент заводын (Россиядә - 13 завод, Украинада – 2 завод, Үзбәкстанда – 1 завод); бетон, тимербетон эшләнмәләр җитештерү заводларын, мәгъдән тәшкил итмәгән материаллар чыгару карьерларын, компанияләрне берләштерә. Компания сәнәгый төзелеш өлкәсендә эшли.
“Евроцемент групп” ның җитештерү көче – 37,5 млн тонна цемент.
Компаниянең Татарстан Республикасына якынрак булган цемент җитештерү заводлары Ульяновск һәм Жигулевскида урнашкан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International