Рөстәм Миңнеханов: «Алнас» үзенең элеккеге позицияләрен кире кайтарыр, дип ышанам мин»

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

«Алнас» Әлмәт заводын модернизацияләү, акционерлар, республика һәм федераль үзәк җитәкчелеге ярдәме белән предприятиенең мәгариф программаларын үстерү заводка үзенең элеккеге позицияләрен кире кайтарырга ярдәм итәчәк. Бүген мондый фикерне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алнас»та булганда әйтте. Аны ЧТПЗ төркеме акционеры Александр Федоров озата йөрде.


«Алнас» ААҖ – нефть чыгару өчен электр-үзәктән качучы насосларның тулы комплектлы җайланмаларын җитештерү буенча Россиядәге иң эре предприятиеләрнең берсе. 2008 елда «Алнас» ЧТПЗ нефть сервисы дивизионы төркеме составына кергән.


Бүген предприятиедә вакытта республика Президенты «Татарстан киләчәге колледжы» мәгариф үзәге эше белән танышты. Монда Әлмәт һөнәр колледжы студентлары пневмо- һәм гидроавтоматика буенча уку комплексларында белем алалар. 2015 елда «Алнас»та мехатроника, электроника һәм электротехника буенча комплекслар, ЧПУ белән станоклар, шулай ук машина төзелеше, электромонтаж һәм материаллар буенча технологияләрнең практик дәресләре өчен җайланмалар куелачак.


Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Федоров Татарстан Республикасы белән «Чиләбе торбалар прокаты заводы» ААҖ арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза салдылар.


Шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ягыннан министр Энгель Фәттахов һәм «Римера» компанияләр төркеме ягыннан ЧТПЗ төркеме һәм «Римера» ДК генераль директоры Виталий Садыйков кадрлар әзерләү өлкәсендә хезмәттәшлек турында өстәмә килешүгә имза салдылар.


Журналистларга интервьюсында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан киләчәге колледжы»н хакимият белән бизнес хезмәттәшлегенең яхшы мисалы дип атады.


Александр Федоров үз чиратында билгеләп үткәнчә, машина төзелеше тармагы санкцияләр шартларында яңа этәргеч алачак һәм моннан файдаланырга кирәк.


Предприятие буйлап йөргәндә Рөстәм Миңнеханов шулай ук производствоны модернизацияләү объектларында булды: Laempe немец кою комплексында һәм ЧПУ белән Mori Seiki Япония компаниясенең эшкәртү үзәге участогында.

Әлмәт предприятиесенә инвестицияләрнең гомуми күләме 2,5 млрд сумнан артып китә. Модернизацияне 2016 елда төгәлләргә җыеналар.


Сәфәре азагында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 250 меңенче насос чыгаруга багышланган тантанада һәм «Алнас»хезмәткәрләренә республика бүләкләрен тапшыруда катнашты. Чара продукция төяп җибәрү тантанасы белән тәмамланды: мөхтәрәм кунаклар, юбилей насосы сыйфатын раслап, имзаларын куйдылар, бу насос «Татнефть»кә җибәреләчәк.


«Бер яктан, без гадәти ситуациядә түгел, икенче яктан – безнең машина төзүчеләр өчен яңа мөмкинлекләр ачыла, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - «Алнас» үзенең элеккеге позицияләрен кире кайтарыр, дип ышанам мин, без акционерлар тырышлыгын да күрәбез, һәм үз ягыбыздан да мөмкин кадәр ярдәм күрсәтергә тырышачакбыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International