Татарстанның беренче вице-премьеры Борис Павловның Кытай Халык Республикасына визиты барышында хезмәттәшлек турындагы кайбер мөһим документларга кул куелды

2009 елның 4 сентябре, җомга
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павловның Кытай Халык Республикасына эш визиты барышында үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Шуны искәртик: ул анда 2009 елның 25 нче августыннан 1 нче сентябренә кадәр булды.
Россия делегациясе составында шулай ук “Россия вертолетлары” ААҖ нең маркетинг департаменты директоры Михаил Дубровин, “Россия вертолетлары” ААҖ маркетингы региональ идарәсе башлыгының урынбасары Виктор Егоров, “Казан вертолет заводы” (“КВЗ”) ААҖ нең тышкы икътисади элемтәләр директоры Валерий Пашко һәм Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары ярдәмчесе Роман Кирюхин бар иде.
Визит Кытай Халык Республикасының Meizhou һәм Guangzhou шәһәрләре мэриясе аша күрсәтелгән кабул итүче як тарафыннан оештырылды.
Элегрәк, 2009 елның июнендә, Казанда узган киңәшмәдә Кытай ягының “КВЗ” җитештерә торган “Ансат” вертолеты компонентларын ясау буенча уртак предприятие төзү һәм инновацион проектларны тормышка ашыру өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләсе буенча җентекле сөйләшүләр алып барырга теләве әйтелгән иде.
26 нчы августтан 29 нчы августка кадәр Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Борис Павлов һәм делегация әгъзалары Meizhou шәһәрендә булдылар. Монда алар шәһәрдәге алдынгы предприятиеләр – “SHENZHEN GIOWEI ELECTRONICS CO., LTD.” компаниясе (электр техникасы җитештерү), “GUANGDONG KINGTEC ELECTRICAL” компаниясе (автокомпонентлар җитештерү) һәм “Zhangzhou Weihua Electronic Co., Ltd” компанияләр төркеменең бер предприятиесе (урман хәзерләү, урман кисү, агач эшкәртү һәм агачтан әйберләр ясау) эше белән таныштылар.
Делегация 20 квадрат километр мәйдандагы “Guangzhou (Meizhou) Industry Transfer Park” махсус икътисади зонасында да булдылар. Аның территориясендә яңа производстволарны үстерү өчен кирәкле бөтен инфраструктура төзелгән.
29 нчы августта Meizhou шәһәре җитәкчелеге һәм алдынгы компанияләр җитәкчеләре белән Татарстан Республикасы һәм Meizhou шәһәре арасында хезмәттәшлек итү юнәлешләре турында фикер алышу буенча йомгаклау киңәшмәсе булды.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы (Россия Федерациясе) һәм Meizhou мэриясе (Кытай Халык Республикасы) арасында кайбер инвестицион проектларны бергә тормышка ашыру буенча хезмәттәшлек итү турындагы Меморандумга кул куелды. Болар, нигездә, Татарстан Республикасының наноиндустрия проектлары, “Кытай Халык Республикасында “АНСАТ” вертолеты элементларын ясау һәм аны ахыргача җыеп бетерү максатыннан уртак предприятие төзү”, “Агач эшкәртү һәм, Татарстан Республикасының агач материалларын кулланып, агач йортлар төзү” комплекслы проекты, автомобиль компонентлары җитештерү проекты, Россиядә цемент заводы төзү проекты һәм башкалар.
31 нче августта Борис Павлов Guangzhou шәһәренең техник-икътисади зонасы җитәкчелеге белән үткәрелгән киңәшмәдә катнашты. Кытай ягы вәкилләре вертолетларны Кытай Халык Республикасында гына түгел, бөтен Азия төбәгендә сату өчен искиткеч зур потенциаль базар барлыгын билгеләп үттеләр.
Ике як та үзара аңлашу турындагы Меморандумга кул куйдылар һәм Кытай ягы, Татарстан Республикасы, “Россия вертолетлары” ААҖ, “Казан вертолет заводы” ААҖ вәкилләрен үз эченә алачак уртак эш төркеме төзү турында килештеләр. Эш төркеме маркетинг, юридик, җитештерү, финанс, сертификатлаштыру юнәлешләре буенча проект алды эшләрен үткәреп, проектның бизнес-планын әзерләячәк, шуннан соң аны тормышка ашыру юлы турында карар кабул ителәчәк.
Кытай Халык Республикасына бару турында тулы хисапны пресс-релиздан карый аласыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International