Казанда Дакар сериясенең (Dakar series) “Ефәк юл” (Silk Way) ралли-марафонын ачу тантанасы булды

2009 елның 5 сентябре, шимбә
Бүген Татарстан Республикасының башкаласы Казанда Дакар сериясенең (Dakar series) “Ефәк юл” (Silk Way) ралли-марафонын ачу тантанасы булды.
Әлеге чара “Ривьера” отеле һәм “Татнефть-Арена” Боз сарае янында уза.
Шуны да искәртик: раллины Россия, Казахстан һәм Төркмәнстан оештырды (аны оештыру инициативасын Төркмәнстан президенты тәкъдим итте).
Ралли-марафонны ачу тантанасында узышта катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Россиянең спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко сәламләде.
Аерым алганда, Мутко әфәнде мондый чараларның халыкларны берләштерергә ярдәм итүен, төрле каршылыкларны юкка чыгаруын ассызыклап үтте. Ул Россия Федерациясе Хөкүмәте исеменнән раллида катнашучыларга уңышлар һәм трассаның уңайлы булуын теләде.
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, раллида катнашучыларны сәламләп: “Без илебез, республикабыз һәм аның башкаласы Казанның спортта көчле булуын тагын бер тапкыр күрсәтү бәхетенә ирештек”, - диде.
Татарстан башлыгы оештыручыларга “Ефәк юл” раллиеның старт алу урыны итеп Казанны сайлаулары өчен рәхмәт белдерде. “Без спорт башкаласы, спорт республикасы була барабыз”, - диде Минтимер Шәймиев.
Бүген раллида катнашучылар 2013 метр озынлыктагы махсус супер участокны узачаклар (2013 елда Казанда узачак Универсиадага багышлап). Участок “Ривьера” отеле янында урнашкан. Монда ук, узышны башлар алдыннан, раритет автомобильләр парады булды.
Шуны да искәртик: “Ефәк юл” марафонында Т1 һәм Т2 категорияләрендә (“җиңел автомобильләр”) 50 дән артык экипаж һәм Т4 категориясендә (“авыр йөк автомобильләре”) якынча 20 экипаж катнашачак. Алар дөньяның 25 иленнән килгән.

Белешмә өчен:

“Ефәк юл” (Silk Way) раллиеның маршруты Россия Федерациясе, Казахстан, Төркмәнстан территорияләре буенча уза һәм сигез этаптан тора. Аның гомуми озынлыгы – 4,35 мең км, шуның 2,85 мең километры махсус участокларга туры килә. Ралли маршруты Бугуруслан, Җаек, Бейнеу, Жанаозен, Төркмәнбашы, Балканабад, Дәрваза аша уза. Узышның соңгы этаплары Караком сахрасы буенча барачак.
“Ефәк юл” раллиенда катнашучылар финишка 13 нче сентябрьдә Ашхабадта килеп җитәчәк. Анда узышчыларны Россия президенты Дмитрий Медведев, Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаев һәм Төркмәнстан президенты Гурбангулы Бердымухамедов каршы алачак.
Ралли барышында оештыручылар авиацияне (берничә самолет һәм вертолет) җәлеп итәргә уйлыйлар, шулай ук телетрансляция үткәрү, экипажларны озатып йөрү һәм аларны медицина хезмәте белән тәэмин итү дә күздә тотыла.
Раллида Volkswagen, “КАМАЗ-Мастер” һ.б. командалар катнаша.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International