Татарстанда интернет челтәрен кулланучыларның һәркайсы социаль ипотека программасы буенча сораулар бирә алачак

2009 елның 7 сентябре, дүшәмбе
Иртәгә, 8 нче сентябрьдә, сәгать 10 да Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының киңәшмәләр залында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен традицион брифинг булачак. Брифинг темасы – социаль ипотека республика программасын тормышка ашыруның барышы турында.
Сорауларга Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татарстан Республикасы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин җавап бирәчәк.
Брифингта интернет челтәрен кулланучыларның һәркайсы катнаша алачак. Моның өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталына (www.prav.tatar.ru) керергә кирәк.
Порталдагы төп битнең үзәгендә “Брифингны карарга” дигән сылтама куелган баннер урнаштырылачак. Брифинг трансляциясен карау өчен, on-line режимда каналның 56, 128 яки 512 кб/сек тизлектәге тиешле үткәрүчәнлеген сайларга мөмкин.
Брифингта катнашучыларга бөтен сорауларны “Кире элемтә” сылтамасы ярдәмендә җибәреп була. Моның өчен тиешле графаларны (элемтәгә керү өчен мәгълүмат, хәбәр тексты һ.б.) тутырырга кирәк. Сорау һәм җаваплар брифинг барышында яңгыраячак.
Республиканың муниципаль районнарындагы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре видеоконференцэлемтә ярдәмендә һәм on-line режимда брифингта катнаша алачак (трансляция район администрацияләре биналарында оештырылган).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International