Татарстан Президенты катнашындагы киңәшмәдә Казанның тарихи үзәгендә яңа объектлар төзү турындагы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар

2015 елның 16 гыйнвары, җомга

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә Казанның тарихи үзәгендә яңа объектлар төзү мәсьәләләре турында сүз барды. Киңәшмә эшендә шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков, Казан мэры Илсур Метшин, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм башкалар катнашты.

Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева Татарстан Президентына раслау өчен берничә яңа объект тәкъдим итте. Кайбер объектлар, үзгәрешләр кертелгәннән соң, кабат тәкъдим ителде. Киңәшмәдә катнашучылар аз катлы торак йорт (Курашов ур., 18), Кави Нәҗми урамында 65 урынлык хостел (Бауман урамындагы “Матбугат йорты” комплексын киңәйтү кысаларында), Бассейн урамында офис бинасын, Р.Яхин һәм Г.Исхакый урамнары киселешендә инде булган төзелеш кысаларында ике катлы кафе һәм 131нче гимназиягә спорт залы (Бутлеров ур.,54) төзүне расладылар.

Моннан тыш, Адмиралтейство бистәсендә (Казанның Киров районы) объектлар төзү хупланды – бу Клара Цеткин урамында 4 катлы офис бинасы (подшипниклар заводы территориясе) һәм Лесозавод урамында автомобильләр сервисына бина.

Алга таба сөйләшүгә Ершов урамында Горький ис. парк янында медицина үзәге, Ульянов-Ленин урамында торак йорт, Мәскәү урамында «Мерседес-Бенц» автосалоны тәкъдим ителде. Алар барысы да керү зоналары буенча берничә төзәтмә белән кабул ителде.

Г.Камал урамындагы парковкалы административ бина, фасады буенча үзгәрешләр кертелгәннән соң, расланды.

Шуннан Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева Тихомирнов, Айдинов, Иске һәм Петербург урамнарын үстерү концепциясен тәкъдим итте. Биредә биналар комплексын төзү каралган – төрле катлы торак йорт, сәүдә-кунакханә комплексы һәм сәүдә үзәге.

Рөстәм Миңнеханов әлеге вариантларны җентекләп, төзелеш урынына барып карарга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, әлеге объектлар аз катлы булырга тиеш һәм автомобиль юлына якын булырга тиеш түгел. Төзелеш проекты алга таба янәдән сөйләшүгә тәкъдим ителәчәк.

Пушкин ур., 26 адресындагы объект хупланмады – җир асты гаражлы 3-5 катлы апарт-отель.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International