2015 елда гражданнар һәм җәмгыять куркынычсызлыгын тәэмин итү Татарстан эчке эшләр органнарының алдынгы бурычы булып калачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясау коллегиясендә белдерде. Коллегия эшендә Россия Федерациясе эчке эшләр министры урынбасары – Россия ЭЭМның Тикшерү департаменты башлыгы Александр Савенков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин катнаштылар.
Министрлыкның 2014 елда эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча төп доклад белән Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ башлыгы Артем Хохорин чыгыш ясады. «ТР буенча ЭЭМ төп бурыч үтәлүен тәэмин итте – вәзгыять тотрыклылыгын һәм гражданнар куркынычсызлыгын тәэмин итү», - дип белдерде министр.
2014 елда республикада 44781 җинаять кылынган, бу узган елдагыдан кимрәк (46021). Артем Хохорин билгеләгәнчә, бу соңгы 20 елда иң ким күрсәткеч.
Татарстанда җинаятьчелек дәрәҗәсе, Россия һәм Идел буе федераль округы белән чагыштырганда, түбән – 100 мең кешегә 1167 җинаять, ә ИФО – 1351, Россиядә – 1500.
«Татарстанны илнең иң тыныч регионнарының берсе дип атап була», - ышанып әйтте Артем Хохорин.
Татарстанның эчке эшләр органнары хезмәткәрләре 2014 елда 22908 җинаятьне ачыклады.
ТР буенча эчке эшләр министры билгеләгәнчә, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре 5 меңнән артык массакүләм чараларда куркынычсызлыкны тәэмин иттеләр. Шул ук вакытта берничә мәртәбә футбол фанатларының вәзгыятьне бозарга тырышулары билгеләнде. «Шуңа күрә ЭЭМна куркынычсызлыкны тәэмин итү алымнарын үзгәртергә туры килде», - дип әйтте Артем Хохорин.
Ул муниципалитетлар карамагына күчерелгән видеокүзәтү системасының аяныч хәлдә булуына Татарстан Президенты игътибарын җәлеп итте. Әйтик, Казанда камераларның өчтән бер өлеше генә эшли, чөнки тиешле дәрәҗәдә тәэмин ителмиләр.
ТР Президенты әлеге мәсьәләне хәл итү ысулын табарга сүз бирде. «Без бу мәсьәлә турында сөйләштек, мин Элемтә министрлыгына йөкләмә бирдем, - дип шәрехләде Рөстәм Миңнеханов. – Якын арада без бу мәсьәләне хәл итәргә тиеш – бу бик мөһим».
Йомгаклап, Артем Хохорин искәрткәнчә, 2015 елда су спорт төрләре чемпионаты, Татарстан Президенты сайлаулары уза. «Заманча шартларда безгә көчләрне берләштерү, бөтен структураларның да бердәм эш итүе кирәк була», - дип әйтте министр.
Россия эчке эшләр министры урынбасары Александр Савенков чыгышында: «Криминоген вәзгыятьне яхшырту буенча зур эш үткәрелгән, һәм мин республикада куркынычсызрак булуы белән риза», - дип әйтте.
Александр Савенков сүзләренчә, Татарстан эчке эшләр органнарына эре спорт чаралары алдыннан оператив-тикшерү һәм профилактика чараларын үткәрергә кирәк. Моның өчен, министр урынбасары фикеренчә, террорчылыкка каршы комиссия потенциалын, республиканың Куркынычсызлык советы, Татарстан парламенты авторитетларын кулланырга кирәк.
Чыгышында А.Савенков ТР буенча ЭЭМ эшендә кимчелекләрне дә билгеләп үтте. Беренче чиратта, бу җинаятьләрне ачу күрсәткечләре кимү.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов коллегиядә чыгыш ясап, республиканың илдә берничә күрсәткеч буенча алдынгы урыннарда торуын, шулай да бүгенге көндә икътисадтагы тиксәре факторларның кешеләр тормышына тәэсирен киметергә һәм криминал үсешен тыярга кирәклеген билгеләде.
«Узган елда Татарстан полиция хезмәткәрләре дөрес һәм профессиональ рәвештә куелган бурычларны үтәделәр», - дип ассызыклады чыгышында ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстанда һаман да җинаятьчелек дәрәҗәсе, гомумән Россия һәм Идел буе федераль округы белән чагыштырганда, түбән. «Шулай да җәмәгать урыннарында һәм урамнарда торышны сизелерлек яхшыртып булмый, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны арта», - дип билгеләде республика Президенты.
Аның сүзләренчә, экстремизм һәм терроризмгы каршы тору эшен дәвам итү зарур.
Республикада эшсезлек арта, һәм бу, аның фикеренчә, хокук саклау органнарына яңа проблемалар өстиячәк.
Республика җитәкчелеге, Р.Миңнеханов сүзләренчә, законнарга легаль булмаган уен бизнесын оештыру өчен җәзаны кырыслату буенча үзгәрешләр кертүне тәкъдим итте.
Татарстан Президенты шулай ук республикада барлыкка килүче финанс “пирамидалары”на игътибар итте. «Халыкның финанс яктан белдексез булуынан файдаланып, баерга теләүче кешеләргә каршы көрәшергә кирәк», - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ эшендә тагын бер мәсьәлә – җәмгыять урыннарында куркынычсызлыкны тәэмин итү. Бу эштә ярдәм буларак халкы дружиналары оештырыла.
Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларны республикада участок полиция хезмәткәрләре өчен йортларны төзү дәвам ителүендә ышандырды. Инде 123 йорт төзелгән, 2015 елда тагын 34 йортны төзү планлаштырыла.
Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, юлларда вәзгыять катлаулы. 2014 елда һәлак булучылар саны кимеде, ләкин күрсәткечләр һаман да бик зур.
«Икътисадта торыш җитди, ә бу һәрвакыт урамдагы вәзгыятькә тәэсир итә, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов чыгышы ахырында. – Һәм без бу мәсьәләдә безнең хокук саклау органнарына ышанабыз. Ышанам ки, куелган бурычларны үтәү өчен сез барысын да эшләрсез».
Утырышны йомгаклап, Татарстан Презденты республиканың алдынгы эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.