Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков ЗАГС идарәсе коллегиясендә электрон дәүләт хезмәтләре өлкәсендә яңа бурычлар билгеләде
2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
2015 елда Татарстанда туу һәм үлемнәрне теркәүне ведомствоара хезмәттәшлек системасы аша тулысынча электрон формага күчерү кирәк. Мондый бурычны бүген республиканың ЗАГС органнары, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, хакимиятнең муниципаль органнары алдына, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе коллегиясе утырышында чыгыш ясаганда куйды.
Утырыш 2014 елда республикада гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве буенча эшчәнлек нәтиҗәләренә һәм 2015 елга куелган бурычларга багышланган иде.
Премьер-министр ассызыклаганча, гражданлык хәле актларын теркәүнең иң күбесе – бу туу һәм үлем актларын теркәү. Авыл муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларында мондый теркәүләрнең өлеше 90-95 % тәшкил итә. 99% туу дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләрендә була, 100% үлем дәүләт органнары тарафыннан теркәлә. Шуңа күрә, электрон формада теркәү кирәк, диде ТР Хөкүмәте башлыгы.
“Без 2015 елда күпчелек алга киткән иллләрдә булган бу яхшы традицияне гамәлгә кертергә тиеш”,- дип белдерде Илдар Халиков.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов билгеләгәнчә, бүгенге көнгә гажданлык хәле актларын дәүләт теркәве буенча хезмәтләр ТР электрон дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр системасында иң популяр санала.
ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шаһивәлиева сүзләренчә, 2014 елда Татарстанның ЗАГС органнары тарафыннан 161 мең 783 гражданлык хәле актлары теркәлгән. Узган ел республикада 57 мең 263 туу турында акт теркәлгән. Ләкин узган ел үлемне теркәү актлары саны 1,3%ка арткан, бу күрсәткеч 47 мең тәшкил иткән.
2014 елда республикада 32 мең 547 өйләнешүчеләр теркәлгән ( узган елга караганда 3,1%ка күбрәк), аерылышучылар саны 3,8%ка кимегән һәм 15 мең 106 тәшкил иткән.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз