Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Россия Монополиягә каршы тору федераль хезмәтенең мактау грамотасы белән бүләкләнде

2009 елның 12 сентябре, шимбә
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов күпьеллык нәтиҗәле хезмәт һәм конкурентлыкны үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәте үткәрүгә үзеннән зур өлеш керткән өчен Россия Монополиягә каршы тору федераль хезмәтенең мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы прокурорының урынбасары Газинур Галимов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесенең урынбасары Марат Гыйззәтуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Казан мэры Илсур Метшинга да бүләкләр бирелде.
“Без Татарстан Премьер-министры һәм аның хезмәттәшләренә сентябрь башында Казанда конкуренция буенча БРИК химаясендә уздырыла торган Халыкара конференцияне үткәрүдә ярдәм итүләре өчен бик рәхмәтле. Конференция югары дәрәҗәдә узды. Татарстан Хөкүмәте тагын бер тапкыр зур халыкара чаралар оештыруга сәләтле булуын раслады”, - диде статс-сәркатип, Россия Монополиягә каршы тору федераль хезмәте җитәкчесенең урынбасары Андрей Цариковский, дип хәбәр итә Россия Монополиягә каршы тору федераль хезмәтенең матбугат хезмәте.

Тулырак мәгълүмат - http://fas.gov.ru/news/n_26440.shtml
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International