Илдар Халиков Ленинградны блокададан азат итүгә 71 ел тулу уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте
2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе
Бүген, Ленинградны блокададан азат итүгә 71 ел тулу көнендә, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков шушы уңайдан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.
"Бүген без Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көнен билгеләп үтәбез. Бу көн Россиянең сугыштагы батырлыклары тарихына сугышчан дан көне буларак кергән.
Ленинград өчен көрәш, Бөек Ватан сугышы барышында иң озыны була, 900 көнгә якын дәвам итә, һәм бу көннәр совет халкының батырлык символына әйләнде. Хәрби тарихчылар фикеренчә, барлык сугышлар тарихында дөньяның бер шәһәре дә Җиңү өчен Ленинград биргән кадәр гомер бирмәгән.
Быел без истәлекле датаны бәйрәм итәчәкбез - Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын. Безнең бурыч – шул дәһшәтле елларда бирешмәгән, шәһәрне саклаган һәм азат иткәннәрне, кайвакыт үзенең гомере хисабына чолганышта калган шәһәрнең ил белән элемтәсен "Тормыш юлы" буенча тәэмин итүчеләрне, һәм Пискарев зиратында мәңгегә калучыларның барысын да искә алу.
Безнең Ватаныбыз тарихы шулай язылган, халкыбызга һәрвакыт үзенең җирен куркынычтан сакларга туры килгән. Чыдамлык һәм үз илеңә тугрылык - Россия халкының аерым үзенчәлеге. Без үз гомерләре хисабына киләчәк буыннарга азатлык һәм иминлек тәэмин итүчеләр истәлегенә лаеклы булырга тиеш.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.