Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күренекле тренер Владимир Житловны 75 яшьлек юбилее белән котлады. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында ул юбиляр белән очрашты.
Татарстан Президенты Владимир Житловны югары казанышлары белән тәбрикләде, аның җитәкчелегендә республиканың өч вәкиле - Валентина Никонова, Ольга Князева, Наилә Гыйләҗева - Олимпиадада алтын медаль алды, шулай ук ул тәрбияләгән спортчылар дөнья, Европа һәм СССР чемпионатларының күп санлы бүләкләрен яулады. Шул ук вакытта, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүген дә әле Владимир Житлов үзенең тәҗрибәсен һәм белемнәрен яшьләргә тапшыра.
«Шәхсән үз исемемнән һәм сезнең талантыгызга баш иючеләр исеменнән хезмәтегез өчен сезгә ихлас рәхмәтемне җиткерәсем килә», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Президенты юбилярга.
Ул Владимир Житловка физик культура һәм спорт үсешенә керткән зур өлеше, күпьеллык уңышлы хезмәте өчен Татарстан Президентының Рәхмәтен тапшырды.
Владимир Васильевич Житлов 1940 елның 1 февралендә Пенза шәһәрендә туган. Фехтованиедә ул Татарстан АССР чемпионы һәм призеры булган, бөтенроссия һәм бөтенсоюз ярышларында катнашкан. 1962 елда Казанның 69 нчы урта мәктәбендә физик тәрбия укытучысы булып эшли башлаган, анда баскетбол буенча секция оештырган.
1966 елда Казанда шәһәр мәгариф бүлеге каршында фехтование буенча балалар өчен спорт мәктәбе ачылган, Владимир Житловны шунда эшкә чакырган.
1969 елның мартында ул тәрбияләгән Валентина Никонова яшүсмер спортчылар арасында дөнья чемпионы исемен ала. Шул чордан алып 23 ел буена –1970 елдан1993 елга кадәр ул һәм аның тәрбиячеләре халыкара, бөтенсоюз һәм Россия ярышларында илебез һәм республикабыз данын якладылар, югары дәрәҗәдәге медальләр яуладылар.
Владимир Житловның атаклы тәрбияләнүчеләре арасында – шәхси һәм команда ярышларында Олимпия чемпионкалары, дөнья чемпионкалары Валентина Никонова, Ольга Князева һәм Наилә Гыйләҗева.