2010 елда Татарстан кан тамырлары, онкология авыруларыннан дәваланучыларга һәм “Урал” М-5 федераль трассасындагы юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтү федераль проектларына керергә мөмкин

2009 елның 21 сентябре, дүшәмбе
2009 елда Татарстан Республикасына “Сәламәтлек” өстенлекле милли проектын тормышка ашыруга якынча 2,4 млрд. сум биреләчәк. Республикада милли проект 16 юнәлеш буенча тормышка ашырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстанда “Сәламәтлек” өстенлекле милли проектын тормышка ашыру һәм югары технологияле медицина ярдәмен үстерү перспективалары турында узган утырыш барышында бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Утырыш, республиканың барлык муниципаль районнарын тоташтырып, видеоконференция режимында узды.
Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы 2009 елда Татарстанда “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында тагын өч өстәмә проектны тормышка ашыру эше башланып киткәнлеген әйтте. Болар – халыкның сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, кан хезмәтен оештыруны камилләштерү, М-7 федераль трассасындагы юл-транспорт һәлакәте вакытында медицина ярдәме оештыру кебек проектлар. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бу проектлар өчен республика тагын якынча 500 млн. сум алачак.
Татарстан Республикасы Премьер-министры шулай ук республикада халыкка югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүне актив үстерүләрен искәртте. Бу юнәлеш бүген сәламәтлек саклау тармагында иң өстенлеклеләрнең берсе булып тора.
“Сәламәтлек” өстенлекле милли проекты һәм республикада югары технологияле медицина ярдәмен үстерү турындагы төп доклад белән Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, 2009 елда республиканың 18344 гражданына югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтү күздә тотылуын әйтте (чагыштыру өчен: 2008 елда – 14477, 2007 елда – 9358, 2006 елда – 9246 кеше).
“Югары технологияле медицина ярдәме белән мөмкин кадәр күбрәк халыкны тәэмин итү өчен, республика өч зонага бүленәчәк”, - диде Айрат Фәррахов. Якынча 1,8 млн кешегә - Казандагы медицина учреждениеләре, 1,2 млн. кешегә - Яр Чаллы медицина үзәге һәм 700 мең кешегә “Татнефть” ААҖ нең (Әлмәт) медицина-санитария частьләре хезмәт күрсәтә.
Айрат Фәррахов “Сәламәтлек” милли проекты 2006 елның гыйнварында башланып китүен искәртте. Ике елда республика проектны тормышка ашыруга 6,4 млрд. сумнан артык акча алды, 2009 елда 2,4 млрд. сум алу күздә тотыла.
Айрат Фәррахов сүзләренә караганда, сәламәтлек саклау тармагын яңарту проектның төп нәтиҗәсе булырга тиеш.
2009 елның алты ае нәтиҗәләре шуны күрсәтә: республикада туучылар саны арта бара. Әйтик, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы 6 айда гына да Татарстанда, 2008 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, 1300 балага күбрәк тууын билгеләп үтте.
Республикада үлүчеләр саны күрсәткечләренең тотрыклылыгына ирешкәннәр. Айрат Фәррахов сүзләренә караганда, 2010 елга Татарстан Республикасында уртача гомер озынлыгы якынча 70 яшь булыр дип көтелә.
Бүгенге көндә Татарстанда үлүчеләр саны - 1 мең кешегә 13, Россиядә - 14,6.
“Шул ук вакытта бу күрсәткеч республикадагы уртача күрсәткечләрдән югарырак булган районнар да бар. Болар – Спас, Тәтеш, Кайбыч һәм башка кайбер муниципаль районнар, анда үлүчеләр саны күрсәткече – 19”, - диде Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры. Аның сүзләренә караганда, әлеге хәлне төзәтү өчен, тулы бер чаралар комплексын булдырырга кирәк. Ул бу хәлнең әлеге районнарда яшәүчеләрнең социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартуы аркасында да килеп чыккан булуы ихтимал дип саный (нәкъ менә бу районнарда гражданнарның күбесе социаль хезмәтләр җыелмасыннан, шул исәптән түләүсез медикаментлардан да баш тарткан).
“Сәламәтлек” проекты кысаларындагы перспектив проектлар арасында Айрат Фәррахов кан тамырлары һәм онкология авыруларыннан дәваланучыларга һәм “Урал” М-5 федераль трассасында зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтү проектларын атап үтте. Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры сүзләренә караганда, нәкъ менә бу федераль проектларга Татарстан беренчеләрдән булып кертелергә мөмкин.
Аерым алганда, онкология авыруларыннан дәваланучыларга медицина ярдәме күрсәтү проекты округ онкология үзәген төзүне күздә тота (финанслау – якынча 1 млрд. сум).
Әгәр Татарстан “Урал” М-5 федераль трассасындагы юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтү федераль проектына керсә, Бөгелмә һәм Баулы кебек шәһәрләр заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылачак.
Айрат Фәррахов шулай ук республикада кайбер авыруларга каршы көрәшергә һәм профилактика үткәрергә кирәклеген билгеләп үтте. Болар – йөрәк-кан тамырлары авырулары (Татарстанда 850,1 мең кеше исәптә тора, ел саен 7 меңгә якын инфаркт була, 3,5 меңгә якын кеше үлә), онкология авырулары (62 мең кеше исәптә тора, ел саен бу күрсәткеч 12 мең кешегә арта бара, яман шеш авыруларыннан ел саен 6,5 мең кеше үлә).
Татарстан Республикасы Премьер-министры “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында, проектларның күбесе турында хәбәрдар булу өчен, федераль үзәк белән тыгыз бәйләнештә эшләргә кирәклеген әйтте. Ул “Сәламәтлек” проектын муниципалитетлар ярдәменнән башка тормышка ашырырга ярамый дип саный. Гомумән алганда, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эше сыйфат ягыннан күпкә яхшырак булган яңа заманча сәламәтлек саклау тармагын үстерүгә юнәлдерелгән булырга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International