Татарстанда “Россия – спорт державасы” Бөтенроссия спорт форумын үткәрүгә әзерләнәләр

2009 елның 22 сентябре, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында 22 нче – 25 нче октябрьдә Казанда “Россия – спорт державасы” Бөтенроссия спорт форумын әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә булды. Әлеге чара Мәскәү белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Киңәшмәне Россия Федерациясе Президентының Россия Федерациясе Дәүләт Советы эшчәнлеген тәэмин итү идарәсе башлыгының урынбасары, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Физкультура һәм спортны үстерү советы сәркатибе Алексей Кулаковский үткәрде.
Киңәшмә барышында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республика бу вакыйганың мөһимлеген аңлый, һәм Татарстан, үз чиратында, форумны үткәрү өчен кирәкле бөтен шартларны тудырачак. Ул шулай ук иртәгә, 23 нче сентябрьдә, Мәскәүдә Россия Хөкүмәте рәисенең урынбасары – оештыру комитеты рәисе Александр Жуков катнашында “Россия – спорт державасы” Бөтенроссия спорт форумын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы булачагын искәртте.
Татарстанда форумга әзерлек кысаларында нәрсәләр эшләнгәнлеге турында Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев сөйләде.
Ул, аерым алганда, форум кысаларында студентлар спорты декадасы, нәфис гимнастика буенча Россия Кубогы, билбау көрәше буенча Россия Кубогы, регби буенча ярышлар, җиңел атлетика буенча “Шиповка юных” Бөтенроссия яшьләр ярышлары, коляскадагы инвалидлар арасында баскетбол буенча республика ачык ярышлары кебек спорт чаралары узачагын хәбәр итте.
Моннан тыш, “Хәзерге заман спорты: инновацияләр һәм перспективалар” дигән темага экспозиция оештырылачак, анда Россия төбәкләре һәм чит ил вәкилләре катнашачак (аерым алганда, Татарстан Республикасының күргәзмәләр мәйданчыгы 108 кв. метр мәйданны алып торачак).
Форум чаралары Казан үзәгендәге “Корстон” мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.
Форум көннәрендә Казанда Россия Президенты каршындагы Физик культура һәм спортны, югары казанышлар спортын үстерү, Сочида 2014 елгы XII кышкы Олимпия уеннарын һәм XI кышкы Параолимпия уеннарын, Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын әзерләү һәм үткәрү советы утырышы да булачак. Совет утырышы Казан Ратушасы бинасында узачак (23 нче октябрьдә, көннең икенче яртысында). Советны Россия Президенты Дмитрий Медведев үткәрәчәк.
Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев сүзләренә караганда, хәзер форумда катнашучылар һәм кунакларны китерү һәм урнаштыруга бәйле оештыру мәсьәләләре карала.
Казанга якынча 3,5 мең кешенең килүе көтелә.
Форумда катнашучылар һәм кунаклар Мәскәүдән Казанга Ил-86 самолетлары белән китереләчәк. “Казан” халыкара аэропортында һәм тимер юл вокзалында форумга килүчеләрне теркәү өчен махсус өстәлләр эшләячәк.
Форумда катнашучылар яшәү урыннарында (Казан кунакханәләрендә) аккредитация узачак.
Форум кысаларында чаралар үткәрелә торган урыннарга форумда катнашучылар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен махсус “шатл” системасы автобусларында китерү планлаштырыла (17 маршрут булдырыла).
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен Универсиада-2013 объектлары буенча матбугат туры оештырылачак.

Белешмә өчен:

“Россия – спорт державасы” спорт форумы программасы - http://www.sportforumrussia.ru/programm.php
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International