Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов: "Дакарда" "КАМАЗ-Мастер" командасы дөньяда иң яхшы команда булуын раслады

2015 елның 7 феврале, шимбә

Бүген Казан Кремлендә «КАМАЗ-Мастер» командасын «Дакар-2015» халыкара раллида җиңүләре белән котлау тантанасы уздырылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Искәртеп узабыз: "Дакар-2015" халыкара раллиенда "КАМАЗ-Мастер" командасы мактау пъедесталын тулысынча биләде. Айрат Мәрдиев экипажы (Айрат Мәрдиев, Айдар Беляев, Дмитрий Свистунов) җиңүче булды. Икенче урынны Эдуард Николаев экипажы (Эдуард Николаев, Евгений Яковлев, Руслан Әхмәдеев) алды. 2014 елда җиңгән Андрей Каргинов экипажы (Андрей Каргинов, Андрей Мокеев, Игорь Леонов) өченче урында урнашты.

Моннан тыш, команда Africa Eco Race-2015 ралли-марафонында уңышлы чыгыш ясады. Гомум зачетта Антон Шибалов отты, ә Сергей Куприянов икенче булды.

Татарстан командасы "Дакар" һәм на Africa Eco Race раллиенда дөньяда иң яхшы команда икәнлеген раслады, дип белдерде ТР Президенты. "Без узышны игътибар белән күзәттек, бу бик авыр, киеренке көрәш булды", диде ул.

Аның сүзләренчә, мондый нәтиҗәгә дөрес сайланган тактика да, автомобильләрне җитди әзерләү дә, машина йөртүчеләрнең мораль-физик сыйфаты да, штурман һәм механикларның профессиональлеге дә ярдәм иткән.

Россия һәм Татарстанның сәнәгате, фәненең ни дәрәҗәдә көчле булуы хакында сөйләүче "КАМАЗ-Мастер" җиңүләре хәзер, халыкара аренада киеренкелек күзәтелгән мәлдә, аеруча мөһим, дип өстәде ТР Президенты.

Ул шулай ук командага нигез салучы һәм аның элеккеге җитәкчесе Семен Якубовның да казанышларын искә алды. "Владимир Чагин үзенең пилот буларак кына түгел, ә җитәкче, менеджер урынында да сәләтен күрсәтте", - дип саный Р.Миңнеханов.

Ул командага рәхмәт белдерде һәм республиканың аның белән горурлануын билгеләп узды. "Командадан беренче урыннан кала, башканы көтмибез дә", - диде ул.

Соңыннын республика башлыгы бүләкләрне тапшырды.

Айдар Беляев "ТР алдындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләнде. Андрей Каргинов, Айрат Мәрдиев, Антон Шибалов, Евгений Метлушка "ТРның атказанган машина төзүчесе" мактаулы исемен алды.

«КАМАЗ-Автоспорт» хезмәткәрләренә ТР Президенты Рәхмәте белдерелде. Алар арасында "КАМАЗ-Мастер" командасының җитәкчесе, "Дакар" раллиенда җиде тапкыр җиңгән Владимир Чагин да бар.

Очрашу азагында команда әгъзалары Рөстәм Миңнехановка «Дакар»ның «алтын бедуин» символын һәм фотография бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International