Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Васыйл Шәйхразиев : “Социаль иминиятләштерү безнең көндәлек тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелде”
2015 елның 9 феврале, дүшәмбе
РФ социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча төбәк бүлеге, 2014 ел нәтиҗәләре буенча, 12 миллиард сум акча эшләгән. 2013 ел белән чагыштырганда, бу 800 миллион сумга күбрәк. Бу хакта бүген РФ социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча төбәк бүлеге җитәкчесе Рамил Гайзуллин ведомство коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте. Утырышта ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев катнашты.
“Бу бик зур проект һәм аның максаты — дәүләт тарафыннан гарантияләнгән пособиеләрне эш бирүченең финанс хәленә бәйле булмыйча, вакытында һәм тулысынча түләүне тәэмин итү. Башка төбәкләрдә күрсәткән тәҗрибә буенча, яңа системага күчү чыгымнарны контрольда тотуда да икътисади нәтиҗәләр бирә”, - диде Рамил Гайзатуллин.
Бу проект иминиятләштерүчегә пособияләрне санау, билгеләү һәм түләү буенча төшкән эш күләмен киметә, иминиятләшкән кешегә пособиеләрне дөрес һәм вакытында алу мөмкинлеге бирә дип, пособиеләрне түләгәндә мошенниклык очракларын киметәчәгенә ышандыра Рамил Гайзатуллин.
Фонд җитәкчесе белдергәнчә, керемнәрнең күбесе вакытлыча эшли алмау һәм ана булу белән бәйле взнослардан кергән (9,8 миллиард сум). Шулай ук, сәнәгать өлкәсендә бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерү нәтиҗәсендә, 1,9 миллиард сум күләмендә иминиятләштерү взносы кертелгән.
Сәнәгать өлкәсендә зыян күрүчеләргә 2014 елда 1,4 миллиард сум күләмендә акча түләнгән. Аларның гомуми 903,3 миллион сумы ай саен түләп барылган, 35,7 миллион сумы исә берьюлы бирелгән. Шулай ук, вакытлыча эшкә яраксыз булу сәбәпле (больничный) түләүләр суммасы, 2013 ел белән чагыштырганда, 11,5 процентка арткан һәм 4,3 миллиардны тәшкил иткән. Чыгымнарның артуы көнлек пособянең үсүенә бәйле, дип аңлатты Рамил Гайзатуллин.
Ул шулай ук, протезлар, дәвалануның техник чаралары өчен түләү, шифаханәләрдә дәвалануга 211,3 миллион сум юнәлдерүен хәбәр итте.
Узган ел ТРда, эш урынында бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә, 68 кеше һәлак булган. 2013 елда бу сан 103не, ягъни 34 процентка артыграк булуны күрсәтә.
“Һәр бәхетсезлек очрагы предприятие фирма өчен генә түгел, ә гаиләләр өчен дә зур кайгы. Эш урынында килеп чыккан фаҗигале очраклар буенча беренче урында төзелеш өлкәсе тора. Узган ел төзелештә 20 кешенең гомере өзелгән”, - диде бүген ведомство коллегиясенең киңәйтелгән утырышында ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев. - Теләсә нинди эш башлаганда да аңа инструктаж уздыру мөһим һәм бу сәнәгатьтә беренче урында булырга тиеш. Аяныч нәтиҗәләргә китергән имгәнүләр саны да узган ел кимемәгән һәм шундый 172 очрак теркәлгән, 2013 елда бу сан 173не тәшкил иткән булган. Хезмәт куркынычсызлыгын саклау һәм кешеләргә эшләү өчен уңайлы шартлар тудыру төп максат булып кала бирә”, - диде ул.
Васыйл Шәйхразиев фонд хезмәткәрләренә уңышлы эшләре өчен рәхмәт белдерде. “Бүген социаль иминиятләштерү безнең көндәлек тормышыбызның аерылгысыз өлешенә, ә Социаль имниятләштерү фонды эшләүче гражданнарның проблемаларын хәл итүче оешмага әверелде”, - диде ТР Премьер-министры урынбасары.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз