Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Сингапурның Дәүләт сәясәте мәктәбе җитәкчелеге арасында үзара ярдәм итешеп эшләү һәм хезмәттәшлек итү турындагы Килешүгә кул куелды
2009 елның 29 сентябре, сишәмбе
Бүген Сингапурда Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Сингапурның Ли Куан Ю исемендәге Милли Университеты каршындагы Дәүләт сәясәте мәктәбе җитәкчелеге арасында үзара ярдәм итешеп эшләү һәм хезмәттәшлек итү турындагы Килешүгә кул куелды.
Документка Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм мәктәпнең деканы, профессор Кишоре Мабубани (Kishore Mahbubani) кул куйды.
Кунакларны сәламләп, Кишоре Мабубани әфәнде мәктәп җитәкчелегенең яңа уртак проект тууга һәрьяклап ярдәм итүен әйтте. Ул шуны искәртеп үтте: Сингапурдагы Дәүләт сәясәте мәктәбе, яшь булуга карамастан (2004 елда оешкан), дөньяның күп кенә илләрендә хөрмәт казанырга өлгергән. Бүген мәктәптә 52 илдән килгән 300 дән артык студент белем ала. “Без дөньяда мондый мәктәпләрнең иң тиз үсеш алганы”, - диде Кишоре Мабубани.
Укыту программасы һәм студентларның белемнәренә куела торган таләпләр бөтендөнья мәгариф стандартларына нигезләнә. Мабубани әфәнде сүзләренә караганда, студентларга Сингапурдагы дәүләт хезмәтләренең барлыкка килүе һәм эшчәнлеге, халыкка дәүләт хезмәте күрсәтү турында белем алу мөмкинлеге дә бирелә. Нәкъ менә Сингапурның дәүләт хезмәтләре бүген дөньяда иң алдынгылары булып тора. Болар, нигездә, шәһәр төзелеше, Сингапурның мәгариф һәм сәламәтлек саклау системалары эше, закон чыгару.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан өчен Сингапурның дәүләт хезмәтләре күрсәтү өлкәсендәге тәҗрибәсе кызыклы булыр дип уйлавын әйтте. Ул бигрәк тә Татарстан дәүләт хезмәткәрләрен укыту өчен кирәкле махсуслашкан программалар белән кызыксынды. Рөстәм Миңнеханов Сингапурдагы Дәүләт сәясәте мәктәбендә белгечләр укыту аларга бу илнең дәүләт хезмәте күрсәтү өлкәсендәге бай тәҗрибәсен үзләштерергә, башка ил вәкилләре белән фикер уртаклашырга ярдәм итәр дип уйлый.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз