Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районында эш сәфәрендә.
Анда Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң эшен янә башлап җибәргән “Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Әлмәт укыту-җитештерү предприятиесе” ҖЧҖтә булды.
“Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Әлмәт укыту-җитештерү предприятиесе” ҖЧҖ аерым оешма буларак 2002 ел июлендә оештырылган. Аны оештыру турында карар перспективага бик дөрес булган, чөнки бу бүлекчәнең мөмкинлекләре һәм үсеш перспективалары дөрес бәяләнгән. Җитештерү үсеше моны раслый да: 2003 елдагы 1 млн. 220 меңнән 2011 елда 30 млн. 325 меңгә хәтле.
Әлеге оешманың 1 мең 700 кв. м. территориясе бар, аңа административ, җитештерү корпусы, склад һәм гараж бокслары керә. Мәйданнарның яртысы арендага бирелә, бу өстәмә керем китерә.
2011 елда тактиль плитка җитештерүгә йөрәнгәннәр, ул физиологик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә куркыныч янаган җирләрдә юл табарга ярдәм итә.
Предприятиенең җитештерү күләме арта бара: соңгы өч елда 3 мәртәбә арткан, 2003 ел белән чагыштырганда 15 мәртәбә. Даими рәвештә нефть-газ секторы өчен иннвоацион технологияләр буенча тикшеренүләр алып барыла.
Татарстан Президенты яңартылган цех һәм хезмәткәрләр өчен фитнес-зал бүлмәләрен уңай бәяләде, шулай ук продукцияләренең күргәзмәсе белән танышты. Күргәзмәдә щеткалар, матраслар, мендәрләр, брусчатка һәм плитка, бораулау җайланмасына каплау, сварщикларга палаткалар һәм башкалар бар иде.
Татарстан Республикасы Президенты керемнәрне арттыру, яңа призводстволар һәм яңа эш урыннарын булдыруга омтылышны уңай бәяләде.