Рөстәм Миңнеханов: “Суд системасында ялгышлыкка каршы көрәшү мөһим”

2015 елның 20 феврале, җомга

Татарстанның суд системасында республикада яшәүчеләр өчен генә түгел, ә дәүләт муниципаль хезмәте органнары өчен дә мөһим җир һәм милек мөнәсәбәтләре өлкәсендә бәхәсләрне хәл итүдә закон үтәлеше төп роль уйный. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика судьяларының Х конференциясендә белдерде.

Төбәк өчен республика һәм муниципалитет милкен исәпкә алу, аны куллану нәтиҗәлелеген арттыру кебек мәсьәләләр актуаль кала.

“Судларга җир бәхәсе мәсьәләләрен караганда, законлыкны тәэмин итү аерым роль уйный. Әлбәттә, судлар шәхси, дәүләт һәм муниципаль милек хокукларын тигез хәл итәргә тиеш. Участоклар бүлеп биргәндә, спекулятив мәнфәгатьләр өстенлек алуын онытырга ярамый”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, бигрәк тә бу Казан һәм Чаллы яны территорияләреннән участок бирүгә кагыла.

Узган ел муниципалитетлар милкенә 257 җир участогы кайтарылган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары катнашында суд карары нигезендә участоклар тапшыру буенча килешүләр законсыз дип табылган. Татарстан Президенты билгеләп узганча, хәзер 429 участок буенча эш дәвам итә.

“Авыл хуҗалыгы җирләрен нәтиҗәле кулланмау мәсьәләсе кискен тора. Әлегә саннар зур түгел, бу законнарның һәм процедурларның катлаулы булуы белән аңлатыла”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

“Күчемсез милек объектларына кадастр бәясенең бюджетны шактый тулыландыруы сер түгел. Судлар шәхси һәм бюджет мәнфәгатьләре арасында баланс саклый алыр, дип өметләнәм”, - дип ассызыклады ул.

“ТР хокук саклау һәм суд органнарының уртак көче белән киң җәмәгатьчелектә канәгатьсезлек тудырган җинаятьләрне ачу буенча җитди эш алып барылды. Җинаять төркемнәренең 40 лидеры һәм актив катнашучылары, гомумән алганда, 415 елга ирекләреннән мәхрүм ителде”, - дип белдерде ул.

Суд тикшерүләреннән башка “агымга” куелган эшләр борчу уята. “Шулай итеп, Татарстанда 68 җинаять эше кузгатылган. Аларны сайлап өйрәнү, һәр өченче эштә җитди игътибарсызлык, процессуаль хаталар, документлар рәсмиләштергәндә саксызлык булуын күрсәткән”, - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов.

Шулай ук ул, судта исерек килеш автомобиль белән идарә итү очракларын караганда, принципиальлекне саклауны сорады.

Ил җитәкчелеге суд системасы каршына куйган бурычлар кадрлар сәясәтенә яңа таләпләр куя, дип ассызыклады республика башлыгы. “Судья вазыйфасына туры килүчеләрне түгел, ә лаеклы кандидатлар сайлау зарур. Суд системасында ялгышлыкка, коррупциягә, этик нормаларны бозуга каршы көрәшү мөһим. Болар барсы да гражданнарның суд хакимиятенә ышанычын киметә”, - диде ул.

Татарстан Президенты нәтиҗә ясап, республика җитәкчелеге суд системасын үстерү һәм судлар эше нәтиҗәлелеген күтәрү өчен барысын да эшләячәк, дип вәгъдә итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International