Рөстәм Миңнеханов, Гомәр Исмәгыйль улы Усманов вафат булу сәбәпле, кайгы уртаклашу телеграммасын җибәрде

2015 елның 24 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Усмановлар гаиләсенә, Татарстанның күренекле җитәкчесе Гомәр Исмәгыйль улы Усманов вафат булу сәбәпле, кайгыларын уртаклашу телеграммасын җибәрде.

«Хөрмәтле Фәрид Гомәр улы һәм Светлана Гомәр кызы! Атагыз Гомәр Исмәгыйль улы Усманов вафат булу сәбәпле, ихлас күңелдән кайгыгызны уртаклашу сүзләрен кабул итегез, - диелгән телеграмма текстында. – Ул Татарстанның иң атаклы җитәкчеләренең берсе, сәләтле, көчле, ныклы ихтыярлы кеше иде. Гомәр Исмәгыйль улы безнең республиканың динамик үсешен тәэмин итүдә, татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен арттыруда зур роль уйнады һәм хаклы рәвештә хөрмәткә лаек булды. Аның югары дәрәҗәдәге җаваплы урыннарда күпьеллык нәтиҗәле хезмәте - армый-талмый туган республикасына хезмәт итү үрнәге.

Гомәр Исмәгыйль улы Усманов турында хатирәләр – күренекле, мактауга лаеклы кеше, аның яхшылыгы мәңгелеккә безнең рәхмәтле йөрәкләрдә сакланып калачак. Хәсрәтегезне, тирән югалту кайгыгызны уртаклашам. Бу авыр көннәрдә сезгә көч һәм түземлек телим.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International