Рөстәм Миңнеханов Курганда берничә җитештерү объектында булды

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Курган өлкәсенә эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә җитештерү объектында булды.

Беренче объект – Кургандагы «Синтез» ААҖнең дару препаратлары җитештерү заводы. Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин белән бергә, Рөстәм Миңнеханов заводның җитештерү цехларын карады. Аерым алганда, кунаклар инфузион эретмәләр һәм су әзерләү участогы белән таныштылар.

Аннары звод чыгара торган әзер продукцияне тәкъдир иттеләр. «Синтез» ААҖ башкарма директоры Виталий Пшеничников компаниянең үсеш этаплары турында сөйләде.

Хәзерге вакытта «Синтез» ААҖ – Россия фармацевтика тармагының иң эре инновацион предприятиеләреннән берсе, завод дару чаралары җитештерүнең халыкара стандартлары нигезендә эшли.

Предприятие әзер дару формалары чыгара (инъекция препаратлары, сироплар, ампулалар, капсулалар, таблеткалар, мазьлар һәм башкалар – 300дән артык атама, авыл хуҗалыгы һәм ветеринария өчен препаратлар, үсемлекләрне үстерү стимуляторлары).

Виталий Пшеничников хәбәр иткәнчә, 2014 елда «Синтез» ААҖнең фармацевтика препаратлары Татарстан Республикасына 6 млн. сумлык китерелде. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, «Татхимфармпрепараты» ААҖ белән дә хезмәттәшлекне киңәйтергә кирәк.

Аннары алар «Курганстальмост» ЯАҖнең күперләр өчен таяныч металл крнструкцияләр әзерләү предприятиесендә булдылар. Предприятиенең автомобиль юллары, тимер юллар, күперләр, башка эшләнмәләре Россиянең төрле регионнарында, шулай ук Казахстанда, Белоруссиядә, Балтика дәүләтләрендә, Төркиядә һәм башка илләрдә эксплуатацияләнә.

Компаниянең генераль директоры Дмитрий Парышев «Курганстальмост» холдингы экспозициясен тәкъдир итте. Аннары кунаклар җыю, эшкәртү һәм әзерләү цехларын карадылар.

Татарстанның рәсми делегациясе заводта булганда Курган предприятиеләре күргәзмәсе белән танышты. Анда «КАВЗ» ААҖ (шәһәр, шәһәр яны һәм шәһәрара юллар өчен урта класслы автобуслар), «Шадрино автоагрегат заводы» ААҖ (су радиаторлары, бензин насослары), «Старт» заводы» ЯАҖ (транспорт автоцистерналары), «Катай насос заводы» ЯАҖ, «Лен Зауралья» ДУП (җитен үстерү һәм эшкәртү) һәм башкалар үз товарларын куйган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International