«Татнефть» ААҖнең чираттагы Директорлар советы утырышы узды

2015 елның 27 феврале, җомга

Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ААҖнең чираттагы Директорлар советы утырышы узды. Совет эше баршында «Татнефть» ААҖнең январь аена бюджеты үтәлешенә нәтиҗәләр чыгарылды һәм 2015 елның март аена бюджеты расланды. 

Утырышта катнашучылар дөньяда нефть бәясе төшүгә бәйле  тотрыксыз икътисадый вәзгыять чорында компания тотрыклылыгын тәэмин итү буенча чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр.  Каралган чаралар кысаларында чыгымнарны киметү һәм оптимальләштерүгә, нефть чыгару һәм эшкәртү дәрәҗәсен саклап калуда тышкы икътисадый шартлар тәэсиренә оператив реакция әзерләүгә, кабул ителгән социаль бурычларны башкару һәм компаниянең  стратегик бурычларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән эшләрне дәвам итү планлаштырыла.

Директорлар советы 2014 елда башкарылган эшләр буенча «Татнефть» ААҖнең акционерлары еллык гомуми җыелыш уздыру мәсьәләләрен һәм компания эшенә бәйле башка мәсьәләләрне карады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International