Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Рус православие чиркәвенең Казан кафедраль соборы каршындагы Әлмәт епархиясе идарәсенең яңа бинасын ачу тантанасында катнашты.
Татарстан Президенты Кафедраль соборда булды, Собор мәйданы территориясендәге яңа часовняны, епархиянең яңа бинасын карады.
Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наиль Магановка православие үсешенә керткән зур өлешләре өчен рәхмәт белдерде. «Республикабыз җитәкчелегенең дөрес сәясәте нәтиҗәсендә конфессиональара татулык, рухи байлыклар сакланып кала һәм үсә, яңа храмнар һәм мәчетләр төзелә», - диде ул үз чыгышында.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Әлмәт православие дине вәкилләрен шушы күренекле дата белән котлады. «Куелган бурычларның барысы да үтәлеп бара. Безнең нефтьчеләргә зур рәхмәт. Иң мөһиме – тынычлык һәм татулык, һәм Әлмәт моның ачык мисалы булып тора», - дип белдерде ул.
Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий да республика җитәкчелегенә һәм «Татнефть» компаниясенә рәхмәт белдерде һәм идарәнең кыска срокларда төзелеп бетүен ассызыклады.
Әлмәт епархиясе планнарында - православие гимназиясе, Калейкино станциясендә һәм Иске Михайловка авылында храмнар төзү.