Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе транспорт прокуроры Сергей Беловка Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медален тапшырды.
Бүләк транспорт объектларында хокук тәртибен ныгытуга керткән зур өлеше өчен бирелде.
Бүләкләү Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның Сергей Белов белән очрашуы кысаларында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Республикасы Иминлек советы секретаре Айрат Шәфигуллин һәм башкалар катнашты.