Илдар Халиков: Кама Тамагы районында көчле һәм ышанычлы җитәкчеләр командасы оешкан

2015 елның 2 марты, дүшәмбе
Кама тамагы районында көчле һәм ышанычлы җитәкчеләр командасы оешкан. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Кама Тамагы муниципаль районы советы утырышында белдерде.

Утырышта ТР Премьер- министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнашты. Бу чара Мәдәният йортында узды, анда район предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде.

Утырышта төп доклад белән Кама Тамагы районы башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов чыгыш ясады. Узган ел районның консолидацияләнгән бюджеты табышы 469 миллион сумны тәшкил иткән, бу, 2013 ел белән чагыштырганда, 16,5 процентка артыграк. Район бюджетының үз табышы 154 миллион сум булган. 2014 елда районда уртача хезмәт хакы 20 процентка артып, 19,6 мең сумга җиткән. Узган елда районның тулай территориаль продукты күләме 3 миллиард 360 миллион сумга җиткән, бу шуңа кадәрге елдагыдан 320 миллион сумга артыграк дигән сүз.

“Узган ел районда актив сәнәгый үсешне тоткарлаучы фактор буларак, гомуми икътисади вәзгыятьтән тыш, табигать шартлары да сәбәпче булды. Куйбышев сусаклагычында су биеклеге кимү сәбәпле, районның кайбер предприятиеләренең эше тукталды. Хәзерге көнгә хәл үзгәрешсез кала”,- дип белдерде Павел Лоханов.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков, 2014 ел өчен Кама Тамагы районының социаль-икътисади үсешен йомгакларын бәяләп, муниципаль берәмлекнең төп нәтиҗәсе сәнәгый җитештерү үсеше, дип билгеләде. “ Бу һәр район өчен иң төп күрсәткечләрнең берсе. Көчле икътисад булганда гына яңа эш урыннары барлыкка килә, салым базасы үсә һәм халыкның тормыш шартлары яхшыра”, - диде ул.

ТР Премьер-министры демографик проблемаларга аерым тукталды. 2014 елда халыкның табигый кимүе 75 кеше тәшкил иткән, 2013 елга караганда 21 кешегә күбрәк.


Илдар Халиков утырышны тәмамлап, районның алдынгы хезмәткәрләренә республика бүләкләрен тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International