Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
“Халык инспекторы” кушымтасына өч ай эчендә 5 мең мөрәҗәгать килгән
2015 елның 3 марты, сишәмбе
Бүген ТР Министрлар Кабинетында “Халык инспекторы” системасының эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган брифинг уздырылды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов катнашты.
Роман Шәйхетдинов сүзләренә караганда, узган елның 8 ноябрендә эшли башлаган “Халык инспекторы” кушымтасын барлыгы 29 меңгә якын кеше үзенең мобиль җайланмасына урнаштырган. Аларның 53 проценты “Android”, 47 проценты “IOS” операцион системасы кулланучылары.
Татарстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозулар турында гражданнарга үзләренә гаризалар җибәрү мөмкинлеген бирә торган әлеге система эшчәнлеге нәтиҗәсендә, ЮХИДИ идарәсе административ хокук бозулар турында 1045 карар чыгарган.
“Халык инспекторы” үзен чын мәгънәсендә халыкныкы итеп танытты, дип сөйләде Роман Шәйхетдинов. Ник дигәндә, система эшли башлаганнан бирле, барлыгы 5094 гариза кабул ителгән. Дөрес, шуларның 894ен төрле сәбәпләр аркасында “call-үзәк” кире каккан. Ә менә гариза-белдерүләрнең 3410ы ЮХИДИгә, 790ы муниципаль берәмлекләрнең административ-техник инспекциясенә тапшырылган.
Хәзерге вакытта барлыгы 1562 гариза буенча карарлар чыгарылган инде. (1045е ЮХИДИ идарәсе, 517се административ-техник инспекцияләр тарафыннан). Белдерү-мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә яшәүчеләрдән кабул ителгән, дип сөйләде ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры.
Аның сүзләренә караганда, иң күп гаризалар автомобильләрне җәяүлеләр юлында (3,5 меңнән артык белдерү) һәм “яшел зона”да куеп калдыру (980 белдерү) уңаеннан килгән. Автобус юлы, җәяүлеләр юлыннан йөрү, рөхсәт ителмәгән урында сулга борылу, “стоп-линия”не кисеп чыгу, светофорның кызыл төсенә чыгу буенча мөрәҗәгатьләр сирәгрәк кабул ителгән.
“Халык инспекторы” кушымтасыннан файдалану никадәр күбрәк булган саен, юлларда тәртип тә шулкадәр югары булачак”, – диде министр үзенең чыгышында.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз