Татарстан белән Кыргызстан Уртак хөкүмәтара комиссия төзү турында килештеләр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап биргәндә хәбәр итте.
«Миндә бу визиттан бик уңай фикер калды, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Монда мин беренче мәртәбә килдем. Бүген Татарстан белән Кыргызстанның Россия-Кыргызстан мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлек өчен потенциалы бик зур».
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Кыргызстан май аеннан Евразия процессының тулы хокуклы катнашучысына әйләнгәч, үзара хезмәттәшлек гадиләшәчәк, уртак бизнес яхшырак үсәчәк.
«Бүген без «Кыргызстан - Татарстан» эшлекле форумында кыргыз коллегаларыбызның тәкъдир итү материалларын игътибар белән тыңладык, - диде аннары Татарстан Президенты. – Билгеле, сездә уникаль салым ташламалары, инвестицияләр өчен мөмкинлекләр шәп. Без дә үз чиратыбызда икътисадый потенциалыбызны тәкъдир иттек, бу – нефть химиясе продукциясе, авыл хуҗалыгы продукциясе һәм башка юнәлешләр».
Моннан тыш, без Татарстан белән Кыргызстан Уртак хөкүмәтара комиссия төзү турында сөйләштек, анда безнең вице-премьерлар керәчәк, диде Рөстәм Миңнеханов.
«Якын киләчәктә безнең кыргыз коллегаларыбыз җавап визиты белән Татарстанга киләчәк, - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. – Һәм, мөгаен, сентябрь айларында без Кыргызстанда Татарстан Республикасы көннәре уздырырбыз. Бу безнең сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләребез генә түгел, мәдәни мөнәсәбәтләребез үсеше өчен дә бик мөһим».
«Без мөнәсәбәтләребезне үстерергә телибез, бизнесларыбыз катнашуына омтылабыз. Шул ук вакытта Россия базары бик зур, без кыргыз партнерларыбызга Татарстанны шушы базарга керү мәйданчыгы итеп сайлап алырга өндибез», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.