Рөстәм Миңнеханов Венгриянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Янош Балла белән очрашты

2015 елның 4 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгриянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Янош Балл белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Янош Балла Венгрия һәм Россия Федерациясе субъекты буларак Татарстанның алга таба ике яклы хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, билгеләгәнчә, ул 2014 ел декаберендә эш визиты белән Венгриядә булды, анда ул Венгрия парламенты эшчәнлеге белән танышты, берничә эшлекле очрашу үткәрде һәм Венгрия-Татарстан эшлекле форумы эшендә катнашты.

Аның сүзләренчә, мондый визитлар бик әһәмиятле, ул ике яктан да бизнеска, шулай ук хакимият органнарына да даими элемтәдә торырга ярдәм итә.

Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, Будапештка визит барышында килешенгән бөтен юнәлешләр буенча хәзерге вакытта актив эш алып барыла.

Очрашу барышында шулай ук Казанда Венгрия консуллыгын ачу мәсьәләсе турында да сүз барды.

Белешмә өчен:
Янош Балла Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе вазифасына 2014 елның 19 нояберендә билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International