Рөстәм Миңнеханов Татарстан кешеләрен татулыкны һәм тотрыклылыкны саклап калу өчен берләшергә өндәде

2015 елның 4 марты, чәршәмбе

Рөстәм Миңнеханов республикада татулыкны һәм тотрыклылыкны саклап калу өчен Татарстан кешеләрен берләшергә өндәде. Бу мөрәҗәгать 4 март көнне Казан шәһәр Думасы утырышында яңгырады.

Республика куәте – даими рәвештә алга барган килеш, традицияләрне мөмкин кадәр саклап калу, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов:

- Без үсешебезне кайгырту белән бергә, тарихыбызны саклап калу өчен дә күп көч куябыз. Без бер яктан – тамырларыбызны онытмасак, икенче яктан – инновацион лидерлар булырга омтылабыз.

Татарстан Президенты республиканың икътисадый һәм җитештерү потенциалына ышанам дип белдерде. Хәзер Татарстан, Россия белән бергә, катлаулы заманнар кичерсә дә, республика кешеләренең бердәмлеген саклап калу бу янауларны һәм кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итәчәк. «Тотрыклылык – әйбәт тормыш нигезе бит», – диде Татарстан Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International