Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Гыйлем һәм хәтер» француз нәшрияты башлыгы Катрин Кормери белән очрашты

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Гыйлем һәм хәтер» («Connaissance et Memoires») француз нәшрияты башлыгы Катрин Кормери белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамиль Гаффаров, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Катрин Кормери Татарстанның дини хәзинәләренә багышланган китап нәшер итү мөмкинлеге турында сөйләштеләр. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бүген республикада төрле диннәр вәкилләре тыныч һәм тату яшиләр. Франциядән килгән кунаклар үз чиратында Татарстанның тарихи урыннарыннан алган хисләре белән уртаклашты. Кичә француз нәшрияты башлыгы, Болгар шәһәрендә булып, аның тарихы белән танышкан. Бүген Катрин Кормери Свияжск утрау-шәһәренә юл тота.

Белешмә өчен:

Катрин Кормери, нәшир.

1990-1998 елларда - «Editions du Chene» һәм «Editions Hazan» нәшриятларында эшләгән.

1999 елда – коллекцион китаплар чыгаручы «Гыйлем һәм хәтер» («Connaissance et Memoires») нәшриятын оештыра башлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International