Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Иран Ислам Республикасына килде

2015 елның 8 марты, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Иран Ислам Республикасына килде.

Тәһран аэропортында Рөстәм Миңнехановны Россия Федерациясенең Иран Ислам Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Леван Джагарян һәм башкалар каршы алды.

Иранга эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Фән һәм технологияләр буенча Иран вице-президенты Сурена Саттари, Иран чит эшләр министры Мөхәммәд Җәвад Зариф, Иран сәнәгать, шахталар һәм сәүдә министры Мөхәммәд Реза Нәматзадә, дәүләт хакимияте органнарының башка вәкилләре белән очрашачак.

Моннан тыш, Ш.Бәхәшти исемендәге Университетка һәм Тәһрандагы «Пардис» технопаркына бару планлаштырыла.

Татарстан Президенты Иран-Татарстан эшлекле форумында (Тәбриз шәһәре) катнашачак.

Рөстәм Миңнехановны Иран Ислам Республикасына эш сәфәре 2015 елның 10 мартына кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International