Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасына эш сәфәре кысаларында Тәбризгә (Көнчыгыш Әзәрбәйҗан провинциясе) килде.
Тәбриз шәһәре аэропортында Рөстәм Миңнехановны Көнчыгыш Әзәрбәйҗан провинциясе губернаторы Исмаил Җәббарзадә, Тәбриз мэры Садег Нәҗафи каршы алды.
Иртәгә, 2015 елның 10 мартында, Татарстан Президенты Тәбриздә эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр уздырачак, Тәбриз кафель плиткасы заводында, Иран трактор төзелеше компаниясендә, Тәбриз нефть химиясе компаниясендә һәм башка сәнәгать предприятиеләрендә булачак.
Аннары Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Иран-Татарстан эшлекле форумында катнашачак, анда Татарстанның сәнәгать һәм инвестицион потенциалы тәкъдир ителәчәк. Форумда тәкъдир итүләр белән шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңуллина, Туризм буенча ТР дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башкалар чыгыш ясаячак.
Белешмә өчен:
2007 елда Тәбриз шәһәрендә «КАМАЗ» автомобильләре җитештерү буенча җыю заводы төзелгән иде.
2009 елдан Казан һәм Тәбриз – тугандаш шәһәрләр.
2015 елның февралендә Казанда Тәбриз көннәре уздырылды.