Рөстәм Миңнеханов Идел буе региональара табигатьне саклау прокуроры Вениамин Вениаминович Селифанов белән очрашты

2015 елның 11 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе региональара табигатьне саклау прокуроры Вениамин Вениаминович Селифанов белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Вениамин Селифанов Татарстан территориясендә табигать саклау законнарын  башкару дәрәҗәсе турында фикер алыштылар.

Искәртик, Вениамин Селифанов Идел буе региональара табигатьне саклау прокуроры вазифасын 2014 елның 11 августыннан башкара башлады. Региональара табигатьне саклау прокуратурасы Идел елгасы бассейнында әйләнә-тирә мохитне саклауны тикшерә.  Вениамин Селифановка 16 районара табигатьне саклау прокуратуралары буйсына, шул исәптән Татарстанныкы да. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International