Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында «Независимая нефтегазовая компания» ЯАҖ (ННК) президенты Эдуард Худайнатов белән очрашты.
Очрашу барышында нефть-газ өлкәсендә алга таба хезмәттәштек мәсьәләләре турында сүз барды.
ННКнең «Татнефть» ААҖ белән тыгыз мөнәсәбәттә булуы билгеләнде.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы белән «Независимая нефтегазовая компания» ЯАҖ арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды.