Татарстан Республикасында 14 март «Адмирал» сәүдә үзәгендәге янгында һәлак булганнар истәлегенә матәм көне дип игълан ителде

2015 елның 13 марты, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елның 14 мартын матәм көне дип игълан итәргә карар кылды.

Матәм Казанда 2015 елның 11 марттында «Адмирал» сәүдә үзәгендәге янгында һәлак булганнар истәлегенә игълан ителде.

2015 елның 14 мартында матәм көнендә Татарстан Республикасында дәүләт флаглары төшеребрәк куелачак, күңел ачу чаралары булмаячак. Республика телеканалларында тапшырулар челтәренә үзгәрешләр кертеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International