Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәрендәге фаҗигале вакыйгалар белән бәйле рәвештә матәм көне игълан итү турында Указ имзалады

2015 елның 13 марты, җомга

Казан шәһәрендәге фаҗигале вакыйгалар белән бәйле рәвештә матәм көне игълан итү турында Указ имзаланды.

«2015 елның 11 мартында Казан шәһәрендә “Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгын нәтиҗәсендә һәлак булганнар турында авыр кайгы белдереп, аларның туганнары һәм якыннарының хәсрәтен уртаклашып, карар бирәм:

1. 2015 елның 14 мартын Татарстан Республикасында матәм көне дип игълан итәргә.

2. Матәм көнендә Татарстан Республикасының бөтен территориясендә Татарстан Республикасы Дәүләт флагларын түбәнрәк төшерергә.

3. Телерадиокомпанияләргә һәм мәдәният учреждениеләренә матәм көнендә күңел ачу  тапшыруларын һәм чараларын үткәрмәүне тәкъдим итәргә.

4. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында янгында һәлак булганнарның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә ярдәм итү буенча тәкъдимнәр әзерләргә.

5. Әлеге Указ аңа кул куйганнан көннән үз көченә керә.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International