Рөстәм Миңнеханов: Катлаулы икътисадый вәзгыятькә карамастан, без социаль программаларны гамәлгә ашыруны дәвам итәбез

2015 елның 17 марты, сишәмбе

Татарстанда территорияләрне яхшырту һәм татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен арттыру буенча 30 социаль республика программасын финанслау сакланачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районына эш визиты кысаларында белдерде, ул районда кайбер социаль объектларны төзү һәм төзекләндерү эшләренең барышын тикшерде.

Гомуми белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау республика программасы кысаларында Лениногорскның 1950 нче елда төзелгән мәктәбендә эшләр алып барыла. Берничә ел элек белем бирү учреждениесен авария хәлендәге дип таныдылар. Мәктәп директоры Ольга Платонова сүзләренчә, 2013 елда башланган реконструкция барышында бинаны капиталь төзекләндерүдән ары, өстәмә укыту блокларын төзү турында да хәл ителгән. Биредә 500 бала укый ала. Барлык эшләрнең смета бәясе - 295 миллион сум. Аның 100 миллион сумы республика казнасыннан, ә 144 миллионы "Татнефть" ААҖ бюджетыннан бирелгән.

Татарстан Президенты төзелеш барышы белән танышты һәм август азагына кадәр эшләрне тәмамларга йөкләмә бирде. "Шәһәр көненә мәктәпне төзеп бетерергә кирәк, беренче сентябрьдә балалар инде яңа бинага укырга килергә тиеш", - дип билгеләп үтте ул.

Искәртик, соңгы өч ел дәвамында Татарстанда 496 мәктәптә капиталь ремонтлау үткәрелгән.

Шуннан Рөстәм Миңнеханов Лениногорскның Мәдәният йортына юнәлде, анда шәһәрнең 60 еллык юбилеена әзерләнү кысаларында төзекләндерү эшләре алып барыла. Бүген бу район һәм республика дәрәҗәсендәге масштаблы чараларны уздырырлык бердән-бер урын. Бина яраксызга әйләнгән һәм төзекләндерү эшләре таләп иткән. Объектны капиталь ремонтлау планлаштырыла: тышкы һәм эчке төзекләндерү эшләре, инженер челтәрләрен ремонтлау, яңа җиһазларны сатып алу каралган. Барлык эшләргә 130 млн. сум бирелә. Татарстан Президенты Мәдәният йортын нефть темасына бизәргә тәкъдим итте. "Кешеләр биредә Татарстан нефть тармагы тарихы белән таныша алырлык итеп эшләргә кирәк. Тиешле рәсемәнр, герой-нефтьчеләрнең фотосурәтләре эленеп торырга тиеш. Шәһәрнең горурланырлык тарихы бар, шуңа да бу юнәлештә эшләргә кирәк", - дип күрсәтмә бирде Рөстәм Миңнеханов.

Алга таба Татарстан Президенты “Лениногорск Үзәк район хастаханәс” ДАСУнең балалар үзәк хастаханәсендә булды. Балалар стационары 1978 елда төзелгән бинада урнашкан. Ел саен биредә 4 меңнән артык пациент дәвалана. Тәүлек дәвамында биредә хирург, педиатр һәм реаниматологтан торган табиблар бригадасы ярдәм күрсәтә. Сәламәтлек саклауны модернизацияләү республика программасы кысаларында бүген хастаханәдә капиталь ремонтлау эшләре алып барыла. Татарстан бюджетыннан әлеге максатка 104 миллион сум акча бүленгән. Рөстәм Миңнеханов хастаханәнең баш табибына алга таба бинаның хәленә аерым игътибар бирергә кушты. "Хастаханәнең торышын күзаллап тору зарури. Каядыр төзәтеп җибәрергә, нәрсәнедер алмаштырырга кирәк - моны сез үз көчегез белән дә башкара аласыз. Без хәзер капиталь ремонт ясыйбыз, әмма аның күпмегә җитүе – сездән тора", - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International