Рөстәм Миңнеханов Лениногорск ветеранына Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы юбилей медален тапшырды

2015 елның 17 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы» юбилей медален Лениногорск ветераны Габделхак Латыйповка тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов Лениногорскта ветеранның фатирында булды.

Габделхак Латыйповны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы белән котлап, Рөстәм Миңнеханов аңа нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Татарстан Президенты Лениногорск районы җитәкчелеген Габделхак Латыйповка һәм башка сугыш ветераннарына кирәкле ярдәм, шул исәптән медицина, социаль ярдәм күрсәтергә өндәде.

Габделхак Латыйпов, үз чиратында, республика җитәкчелегенең Бөек Ватан сугышында катнашучыларга бик зур ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов ветеранга яңа телевизор да бүләк итте.

Белешмә өчен:

Латыйпов Габделхак Вахит улы 1923 елның 1 августында Татарстан АССР Лениногорск районының Мөэмин- Каратай авылында туган. 1942 елда хәрби хезмәткә чакырылган, 1949 елда армиядән кайткан.

1942 елның апрелендә элемтә полкының 19 бүлекчәсендә элемтәче булып хезмәт итә башлаган. Сталинград сугышында, Кёнигсберг һәм Берлинны алуда катнашкан. «Сталинград оборонасы өчен», «Кёнигсбергны алган өчен», «Германияне җиңгән өчен», «Сугышчан казанышлары өчен» һәм башка медальләр белән бүләкләнгән.

Сугыштан соң Лениногорскка әйләнеп кайткан, 47 ел буена бораулаучы булып эшләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International