Төркия компанияләре Рөстәм Миңнехановка “Алабуга” МИЗ да гамәлгә ашырылырга мөмкин булган проектны тәкъдир иттеләр

2015 елның 18 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка яшелчәлек өлкәсен үстерү өлкәсендә – Miracle экологик парник системасын - «Мир Холдинг» һәм «Дизайн Групп» Төркия команияләре җитәкчеләре тәкъдир иттеләр. Рөстәм Миңнехановка теплицалар производствосын оештыруда кулланыла торган заманча технологияләр, махсуслаштырылган оешма теплица зонасы (МОТЗ) турында сөйләделәр.

Мондый проект “Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә гамәлгә куелырга мөмкин. Проект буенча помидор, кыяр, кәбестә, татлы борыч, ташкабак һәм башкаларны үстерү, продукцияне туңдыру өчен суыткыч урнаштыру, заманча лаборатория булдыру каралган.

Төркия компаниясе җитәкчелеге вәкилләре проектны инвестицияләү һәм проектны үстерү белән кызыксынуларын белдерделәр.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов белән Төркия бизнесменнары, “Алабуга” МИЗ резиденты статусы алу очрагында, проектны гамәлгә ашыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар. “Алабуга” МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев резидент компанияләр өчен ташламалар һәм өстенлекләр турында тулырак мәгълүмат хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International