Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапур Республикасы Премьер-министры Ли Сянь Луну әфәнденең әтисе, Сингапурның күренекле сәясәтчесе һәм дәүләт эшлеклесе Ли Куан Ю әфәнде вафатына бәйле рәвештә тирән кайгысын уртаклаша.
«Татарстанлылар исеменнән, шәхсән үз исемемнән әтиегез, Сингапурның күренекле сәясәтчесе һәм дәүләт эшлеклесе Ли Куан Ю әфәнде вафатына бәйле рәвештә тирән кайгыгызны уртаклашам, - диелә телеграмма текстында. – Уникаль, талантлы кеше, бик көчле һәм батыр шәхес, сезнең ил тарихындагы яңа эпохада тирән эз калдырган үз иленең чын ватанпәрвәре дөнья куйды. Бу Сезнең өчен дә, гаиләгез өчен дә, Сингапур халкы өчен дә бихисап зур югалту. Зирәк һәм тәҗрибәле Ли Куан Ю әфәндене үзләренең остазы һәм үз халкына, үз иленә армый-талмый хезмәт итү үрнәге дип санаган бөтен дөньядагы күп кенә сәясәтчеләр өчен, шул исәптән минем өчен дә гаять зур югалту икәнлегенә чын күңелдән ышанам.
Сезнең белән бергә кайгырам, тирән хәсрәтегезне уртаклашам.
Р. Миңнеханов».