Рөстәм Миңнеханов: "Әгәр милекче бизнес алып бара икән, ул объектта иминлекне тулысынча тәэмин итәргә тиеш"

2015 елның 20 марты, җомга

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы утырышы көн кадагындагы иң әһәмиятле булган янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсеннән башланды.

Искәртеп узабыз: утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнаша.

Фәрит Мөхәммәтшин утырышны ачып җибәреп, иң элек депутатларга күптән түгел депутат мандатын алган Илдар Гыймадиевны тәкъдим итте. Ул "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Андрей Кондратьев үзеннән бу вәкаләтләрне төшергәч, депутатлык документын алган.

ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәсие Шакир Яһүдин сессия утырышының көн тәртибенә "халык күпләп җыелган урыннарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм федераль законнарга үзгәрешләр кертү турында"гы карар проекты кертелүе турында белдерде. Әлеге мәсьәлә буенча ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин чыгыш ясады.

Татарстан Хөкүмәтенең беренче урынбасары әле шушы көннәрдә генә күңелләрне тетрәндергән "Адмирал" сәүдә үзәгендә булган фаҗиганең нечкәлекләрен барлап узды. Алексей Песошин шәрехләп үткәнчә, янгын 22 мең кв. м мәйданда дөрләгән. Авария-коткару эшләренә барлыгы 1040 кеше, 177 берәмлек техника җәлеп ителгән. Янгын нәтиҗәсендә, 17 кешенең гомере өзелгән, 2 кеше әлегәчә хәбәрсез югалган булып исәпләнә. Фаҗигадә һәлак булганнарның гаиләләренә һәм каза күргәннәргә компенсацияләр түләү карары нигезендә, бүгенге көндә вафат булган затларның гаиләләренә барлыгы 4 млн сум, зыян күргәннәргә 7 млн сум акча түләнгән.

Һәлакәт нәтиҗәсендә китерелгән гомуми зыян 1 млрд 400 млн сум күләмендә бәяләнә. А. Песошин хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә эшмәкәрләрнең 72 проценты яңа аренда килешүләре төзегән.

Беренче вице-премьер объектның 2013 нче елдан бирле экспертизасыз һәм рөхсәтсез эшләгәнен билгеләп үтте. 2013 нче елда анда янгын куркынычсызлыгы таләпләре бозылуның 14,ә  2014 нче елда 11 факты теркәлгән.

Алексей Песошин билгеләп узганча, 2007 нче елдан федераль закондагы үзгәрешләр белән бәйле рәвештә, Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы төзелеш һәм үзгәртеп кору объектларында янгынга каршы күзәтчелек белән шөгыльләнми. Бу янгын куркынычсызлыгы таләпләре бозылуга һәм җитди янгыннарга китергән. Ул халык күпләп җыела торган объектларда янгыннарның ешайганын ассызыклап узды.

Алексей Песошин 1994 нче елның 21 нче декабреннән "Янгын куркынычсызлыгы турында"гы 69 нчы федераль законга, 2008 нче елның 26 нчы декабреннән "Дәүләт һәм муниципаль контрольне (күзәтчелекне) гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында"гы 294 нче федераль законга, РФ Шәһәр төзезелеше кодексына һәм административ хокук бозулар турындагы кодекска үзгәрешләр кертү инициативасын хуплауны сорады.

Әлеге мәсьәләгә карата депутатлар үз фикерен җиткерде. Депутат Николай Рыбушкин түбән сыйфатлы товар белән сәүдә итүче базарларның кирәге юк дип саный. Депутат Артем Прокофьев исә, бар кешенең дә сәүдә үзәкләрендә брендлы кием сатып алырга мөмкинлеге юк, дигән фикерен әйтеп, моңа каршы чыкты.

ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның бу мәсьәләгә карата фикерен белдереп: "Бу фаҗига системалы характерда: һәрвакыт анализ я вәкаләтләр җитмәвен, я вакытында тиешле карарларның кабул ителмәвен күрсәтә. Тикшерү бара. Бүген бу очракта җитештерү объекты буларак төзелгән бинаның сәүдә өчен файдаланган булуын күрәбез", - диде.

Республика башлыгы вакыйгалар хронологиясенә күз салып, янгын башлангач, халыкның урамнан бинага яңадан йөгереп керүен шәрехләп узды. Аның фикеренчә, әгәр бина хуҗасы эвакуацияне тәэмин иткән булса, мондый ук аяныч нәтиҗәләр булмас иде. Тикшерү барышында кемнең ни дәрәҗәдә гаепле булуын ачыкларбыз. Вазифаи затлар да бу фаҗигадән нәтиҗә ясарга тиештер. Һаман шундый очракларга юлыгып торабыз", - дип, Р. Миңнеханов "Витарус" (вьетнам) базарындагы, "Яңа Тура"дагы янгыннарны искәртте.

Президент федераль законнарга үзгәрешләр кертү тәкъдименең федераль дәрәҗәдә хуплану әһәмиятенә басым ясады. "Һәр хезмәт җаваплылык тоярга тиеш. Безгә халык алдында җавап тотасы. Бу фаҗига аркасында кемдер үлде, берәүләр каза күрде, кемдер соңгы акчасыннан колак какты. Сәүдә үзәкләренең яртысын ябарга, диләр, ә без ул эшмәкәрләрне кая куябыз ди? Аларга ихтыяҗ бар бит, бер яктан, бу эш урыны, икенче яктан, анда халык килә, сатып ала. Шул ук вакытта хилафлыкларга күз йома алмыйбыз. Бу очракта арендатор тулысынча җавап тотарга тиеш – ни өчен ул белән торып сәүдә эшчәнлеген оештырган. Корылмалар бит ышанычсыз булган. Кешеләр янудан түгел, хәрабәләр астында калудан үлде ләбаса", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Президент катгый кисәтү ясап, әгәр милекче бизнес алып бара икән, ул иминлекне тәэмин итәргә тиеш, дип белдерде. Ул контроль-күзәтчелек органнарына да мөрәҗәгать итеп, алга таба мондый объектларда куркынычсызлык мәсьәләсе турында сүз бөтенләй күтәрелергә тиеш түгеллеген әйтте. Ваемсызлык, кагылышлсызлык күренешләренә юл куелырга тиеш, түгел дип саный республика җитәкчесе. "Без кемнең кайда һәм ничек эшләгәнен белеп торырга тиеш. Теләсә нинди мондый объектта кеше гомере өчен куркыныч булуын истә тотарга кирәк. Безгә законнарга төзәтмәләрне әзерләргә, кайгыртучанлыгыбызны күрсәтергә кирәк. Без моңа юлыкканбыз икән, бу мәсьәлә буенча эшне ахырына җиткерергә тиешбез", - дип, Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт әгъзаларына һәм депутатларга бу проблемага җитди карашта булырга фәрман бирде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Президентның фикерен җөпләп: "Мондый янгыннарга республиканың лимиты инде беткән булырга тиеш иде. Җитмәсә, алда киңкүләм чемпионатлар уздырасы бар", - дип, ул Президент йөкләмәсен үтәү кысаларында җәмәгатьчелек күпләп тупланган объектларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мөһимлеген ассызыклады.

ТР Министрлар Кабинетына, ТР буенча федераль контроль-күзәтчелек органнарына, республика контроль-күзәтчелек органнарына, җирле үзидарә органнарына 2015 нче елның 1 нче июленә кадәр Татарстан территориясендә янгынга каршы чараларның комплекслы планын эшләп расларга йөкләмә бирелде. Профильле комитетның карары проекты бертавыштан кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International