Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталында IV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенының пленар утрышын интернет-трансляцияләү оештырылачак

2015 елның 20 марты, җомга

2015 елның 21 мартында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында (www.prav.tatarstan.ru) IV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенының пленар утрышын интернет-трансляцияләү оештырылачак.

Пленар утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

Искәртәбез, чара Казанда «Корстон» КСККда узачак. Татар авыллары эшкуарларының бөтенроссия җыенында катнашучылар импортны алмаштыруга, агротуризмны һәм авыл җирләрендә традицион тормыш рәвешен үстерүгә бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышачаклар.

Интернет челтәреннән файдаланучылар, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталына кереп, чарада виртуаль катнашучы була ала. Трансляцияне карау өчен каналның туры килерлек үткәрү мөмкинлеген сайларга кирәк: адаптив тизлектәге трансляция – Windows Media яисә мобиль җайланмалар өчен – IOS

Башлана – 11.00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International