Бүген Татарстан Республикасында язгы чәчү эшләренә әзерлек һәм хуҗалыкларга ярдәм чаралары турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәседә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы 1 литр сөткә исәпләгәндә федераль һәм республика бюджетларыннан дәүләт ярдәме лимитлары турында сөйләде. Авыр елларда да терлекләр санын һәм продуктлылыкны саклап калган хуҗалыкларга дәүләт ярдәме берничә тапкыр артыграк булачак, дип төгәллек кертте ул.
Минераль ашламалар сатып алуга килгәндә исә, Марата Әхмәтов сүзләренчә, минераль ашламалар буенча планка – минимум 50 кг д.в./га. Бүгенгә Татарстан буенча хуҗалыкларга уртача минераль ашламалар күләме – 13,9 кг д.в./га, бу 2014 елга караганда азрак. Районнар буенча сатып алынган минераль ашламалар күләме буенча аерма зур, дип белдерде министр, кайбер хуҗалыкларда уҗым игеннәрен ашлау өчен дә ашлама юк.
Чәчү кампаниясе өчен кирәкле 9 млрд. сумлык кредит ресурсларына килгәндә исә, әлегә 1 4 млрд. сумлык 22 кредит җәлеп ителгән. Бу үткән ел белән чагыштырганда 3,7 млрд. сумга ким.
Марат Әхмәтов чәчү чорында ягулык-майлау материаллары (ЯММ) белән тәэмин итү мәсьәләсен дә кузгатты. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренчә, нефть базалары белән шартнамәләр төзелгән, лимитлар хуҗалыкларга җиткерелгән.
Марат Әхмәтов районнар башлыкларына ЯММ буенча үз лимитларын саклап калырга өндәде.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук язгы чәчү чорында ЯММ белән тәэмин итү мәсьәләсенә аерым игътибар бирергә кушты.