Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Внешэкономбанк, KfW IPEX-Bank GmbH һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте үзара аңлашу турындагы Меморандумга кул куйды
2009 елның 28 октябре, чәршәмбе
“Финанс кризисы шартларында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү” Форумы кысаларында “Үсеш һәм тышкы икътисади эшчәнлек банкы” (Внешэкономбанк), KfW IPEX-Bank GmbH (KfW) алман банклар төркеме һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте үзара аңлашу турындагы Меморандумга кул куйды.
Меморандумга Внешэкономбанк рәисенең урынбасары Михаил Копейкин, KfW Дәүләт корпорациясе вәкиллеге башлыгы Даниил Агульян һәм Татарстан Республикасының Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе Тимур Шаһивәлиев кул куйды.
Меморандумның максаты – Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү.
Беренче уртак проект буларак, ике як та Татарстан Республикасында кече һәм урта предприятиеләргә ярдәм итү өчен лизингны үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итүне карый.
Проект кысаларында KfW IPEX-Bank GmbH төркеме тарафыннан Внешэкономбанкның бүлендек банкларына Внешэкономбанк гарантиясе белән кредит бирү күздә тотыла. Бүлендек банклар, үз чиратында, лизинг компанияләре Татарстан Республикасындагы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына алманнарның авыл хуҗалыгы һәм башка төр җиһазларын лизингка бирә алсын өчен, аларга әлеге җиһазларны сатып алуга кредит бирәчәк. Внешэкономбанкның проектны тормышка ашыруда катнашу шарты – Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең кече һәм урта бизнес субъектларының лизинг проектларын финанслауга ярдәм итүе.
Меморандум 2009 елның июлендә төзелгән Кысалы кредит килешүен үстерү нияте белән имзаланган. Әлеге килешү, Внешэкономбанк экспорт кредит агентлыкларын иминият акчасы белән тәэмин итә алсын өчен, аңа KfW IPEX-Bank GmbH тарафыннан 500 млн евро күләмендә кредит бирүне күздә тота.
Алман банкы тарафыннан финанслану шарты белән алманнарның югары технологияле заманча җитештерү линияләрен китерү Татарстан Республикасында кече җитештерү бизнесын техника белән яңадан коралландыру мөмкинлеге бирәчәк. Беренче этапта гомуми бәясе 50 млн евро булган 55 проект финансланачак. Бу чара “озын акча”га юл ачачак, чөнки кредит сроклары 5-7 ел тәшкил итәчәк.
Программа киләсе ел башыннан эшли башлаячак.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз