Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Рөстәм Миңнеханов белән очрашу уздырды.
Очрашу дәүләт башлыгының Кремльдәге эш кабинетында узды.
Владимир Путин очрашу барышында Татарстан Республикасының соңгы биш елдагы үсешен югары бәяләде.
«Соңгы елларда Сезнең җитәкчелегездә республика ирешкән нәтиҗәләр Россия Федерациясендә иң яхшылардан, – диде Владимир Путин. – Эшегездәге югары темплар арта барыр, дип ышанам».
Регион җитәкчесе вазыйфаларын 2015 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты сайлауларына кадәр үтәвегезне сорыйм, диде Владимир Путин, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп.
Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга ышанычы өчен рәхмәт белдерде. Ул Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү турында мәгълүмат бирде, кайбер юнәлешләр хакында җентекләбрәк сөйләде.